Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2015 » Апрель » 14 » ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР БЕРГӘ ҖЫЕЛДЫ
23:26
ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР БЕРГӘ ҖЫЕЛДЫ
        Март ахырында быел да “МедиаПокорение”           
  фестивале Рәсәйнең төрле почмакларыннан яшь
   журналистларны үзенә җыйды. 6 нчы ел рәттән Яр
  Чаллы шәһәренең КФУ институтында узучы фестиваль,
  бәйгенең  быелгы  призиденты -  Наил Мәһдиев
  чыгышы белән башланып китте. Ул фестивальдә
   катнашучы һәркемгә уңыш теләде.
     Быел фестивальдә катнашырга теләк белдереп, 280 гариза килгән. Татарстаныбызның Актаныш, Мамадыш, Сарман, Арча, Баулы, Менделеевск, Минзәлә, Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы кебек район-шәһәрләреннән, шулай ук Чувашия, Башкортстан, Якутия, Сарытау, Пенза, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Воронеж, Свердлау кебек чит төбәкләрдән  гаризалар кабул ителгән. Катнашучыларның географиясе киңлеге фестивальнең дәрәҗәсен билгели.

     Фестиваль ачылу тантанасыннан соң безгә, катнашучыларга, төрле мастер-класслар үткәрелде. Мәктәп газеталары җитәкчеләре өчен  исә вебинар оештырылды.

     Мин КФУ институтының пресс-үзәге җитәкчесе, өлкән мөгәллимә Екатерина Андреянова үткәргән  мастер-классны карадым. Аның мастер-классы социаль челтәрләр темасына багышланган иде. Ул безгә социаль челтәрләрдәге аккаунтларны ничек кызыклырак итү һәм аларны популярлаштыру серләрен ачты. Мастер-класс азагында барыбызга да исемле сертификатлар тапшырды.

     Мастер-класс карагач, без актлар залына, фестиваль ябылу тантанасына җыелдык. Анда бүләкләү тантанасы да булды. Фестивальгә җибәрелгән иҗади эшләр  “Иң яхшы сайт”, “Рәсемнәрдә – тарих”, “Иң яхшы мәктәп газетасы”, “Сәламәт тормыш алып бару турында иң яхшы язма”, “Иң яхшы телетапшыру”, “Татар телендә чыгучы иң яхшы мәктәп газетасы”, “Балалар өчен чыгучы иң яхшы басма”, “Студентлар өчен чыгучы иң яхшы басма”, “Иң яхшы дизайн”, “Иң яхшы радиотапшыру”, “Җиңү көне турында иң яхшы язма”, “Фестиваль ачышы”, Гран-при кебек 13 номинациядә бәяләнде.

     Мин үзем “Фестиваль ачышы” номинациясендә җиңү яуладым. IT-паркта режиссура  һәм  видеомонтаж буенча курслар үтәргә мөмкинлек бирүче сертификат белән бүләкләндем.

    Әлбәттә, җиңү җиңел генә бирелми. Аның өчен ел буе язарга, эзләнергә, иҗади табышыңны газеталарда бастырырга кирәк.

     Каләмебезне чарлау, шомарту юлында Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейда эшләп килүче “Электрон матбугат” түгәрәгенең дә роле зур. Кайчандыр журналист булырга хыялланып та, тормышын мәктәп, укучылар белән бәйләгән түгәрәк җитәкчебез   татар теле һәм әдәбияты укытучысы –  Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы белән без журналист һөнәренең  нечкәлекләренә төшенәбез. Апабызның: “Йөргән таш шомара, булдырасың, Алия, тагын яз,” –  диюе күңелемне канатландыра. Ирешелгән уңышларымда укытучымның да өлеше зур, аңа рәхмәт.

     Ел да түгәрәккә йөрүче малайлар-кызлар Рәсәйкүләм, республикакүләм узучы иҗади бәйгеләрдә урыннар яулый. “Алтын каләм”, “МедиаПокорение” кебек фестивальләрнең үтүе балаларга, яшьләргә алга таба иҗат итәргә зур этәргеч бирә. Күңелләр күтәрелеп китә. Яңа дуслар табыла. Күренекле, танылган журналистлар, язучылар белән танышасың. Шуңа күрә мин балаларны, яшьләрне мондый конкурс, фестивальләрдә катнашырга чакырам. Языгыз! Иҗат итегез!

 

Алия СИБГАТУЛЛИНА, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 7А сыйныфы укучысы, “Электрон матбугат” түгәрәге әгъзасы.

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 613 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: