Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Декабрь » 22 » ЯШЬЛӘР - ФӘННИ ЭЗЛӘНҮДӘ
19:01
ЯШЬЛӘР - ФӘННИ ЭЗЛӘНҮДӘ
     Бүген бездә республикакүләмендә "Яшьләр - фәнни эзләнүдә" дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Сайлап алу этабына 316 фәнни эзләнү эше тәкъдим ителгән иде. Икенче турда республикабызның төрле шәhәр-район мәктәпләреннән 103 укучы катнашты. Конференция 7 секциядә барды.
     Конференция барышында укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
математика секциясендә 10 нчы сыйныф укучылары Гаврилова Алина белән Калимуллина Алия;
биология секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Ханова Айгөл I урынга лаек булдылар.
Рус филологиясе буенча 9 нчы сыйныф укучысы Просвиркина Диана 2 нче урын яулады.
8 нче сыйныф укучысы Зарипова Айгөл инглиз филологиясе буенча; 9 нчы сыйныф укучысы Баязитова Аида психология буенча секциядә 3 нче урынга ия булдылар.
Татар филологиясе буенча "Яңалыкка омтылыш" номинациясендә Галиева Ләйсән лауреат булды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1194 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: