Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Декабрь » 23 » "ЯШЬЛӘР - ФӘННИ ЭЗЛӘНҮДӘ" НӘТИҖӘЛӘРЕ
20:25
"ЯШЬЛӘР - ФӘННИ ЭЗЛӘНҮДӘ" НӘТИҖӘЛӘРЕ
      

2013 нче елның 21 нче декабрендә муниципаль автономияле  гомуми белем бирү учреждениесе  «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» базасында   "Яшьләр фәнни эзләнүдә”  III  республикакүләм  фәнни-гамәли укучылар  конференциясе үтте.

Читтән торып үткән беренче турга 419 фәнни эш килде. Аларны тикшерү өчен, "Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты”ннан галимнәр, Яр Чаллы шәhәренең мәгълүмати-методик үзәгеннән укытучылар, белгечләр чакырылды.

Фәнни-гамәли конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның  8–11 сыйныф укучылары катнашты.  Конференциянең йомгаклау этабына республиканың Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Зәй, Чистай, Минзәлә, Буа, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Менделеевск  кебек  12 шәһәреннән һәм Чүпрәле, Тукай, Сарман, Менделеевск, Спас, Кама Тамагы, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Актаныш, Балтач, Бөгелмә, Саба, Әлмәт, Ютазы, Алабуга, Алексеевск, Мамадыш, Чистай, Мөслим кебек 19 районнан иң яхшы дип табылган 162 эшнең авторлары  чакырылды.

Конференция кысаларында түбәндәге секцияләр эшләде:

  • Татар филологиясе

  • Рус филологиясе

  • Инглиз филологиясе

  • Математика, информатика, физика

  • Биология, экология

  • Психология һәм сәламәтлек мәсьәләләре

  • Тарих һәм җәмгыять белеме.

    Конференциядә катнашучыларга – сертификатлар, җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларга Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.

    Татар теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

     

     

                                                                 Татар теле секциясе

     

    I урын – Бикмурзина Динара Салават кызы, Яр Чаллы, 6 нчы мәктәп, 11 сыйныф.

    II урын

  1. Мөхәммәтханова Зәлидә Наил кызы, Мамадыш районы Югары Сон урта мәктәбе, 9 сыйныф;

  2. Әюпова Азилә Илшат кызы, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 9 сыйныф.

  3.  III урын 

  1. Исламова Алсу Әнәс кызы, Тукай районы Калмаш урта мәктәбе, 11 сыйныф;

  2. Чапчакова Венера Рамил кызы, Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбе, 10 сыйныф.

     

Лауреатлар:

  1. "Яшь эзләнүче” номинациясендә – Заһиров Айназ Надир улы, Түбән Кама, 35 нче лицей, 9 сыйныф;

  2. "Шигырь телен өйрәнүче” номинациясендә – Шиһапова Эльвина Илфат кызы, Түбән Кама, 25 нче гимназия, 11 сыйныф;

  3. "Телләргә мәхәббәт” номинациясендә – Федотова Валерия Дмитрий кызы, Сәетгәрәева Эвелина Наил кызы, Зәй, 6 нчы мәктәп, 8 сыйныф.

                                                                Татар әдәбияты секциясе

 

I урын

  1. Шәйхәйдарова Рүзилә Алмаз кызы, Мөслим районы, Шуганка урта мәктәбе, 8 сыйныф;

  2. Гайнуллина Айгөл Шамил кызы, Алабуга районы, Иске Юраш урта мәктәбе, 9 сыйныф.

     

    II урын –  

    1. Гыйззәтуллин Илдан Ильсур улы, Бөгелмә районы, Карабаш поселогы "Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат”, 10 сыйныф;

    2. Насретдинова Азилә Илмир кызы, Мөслим районы, Әмәкәй урта мәктәбе, 9 сыйныф;

    3. Әхмәтҗанова Айназ Айдар кызы, Тукай районы, Биклән урта мәктәбе, 11 сыйныф;

    4. Мәхмүтова Гөлшат Рашат кызы, Саба районы, Шекше урта мәктәбе, 9 сыйныф.

    III урын

    1. Галимова Әдилә Дамир кызы, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 11 сыйныф;

    2. Адиева Айсылу Рәдиф кызы, Тукай районы, Калмаш урта мәктәбе, 8 сыйныф;

    3. Хәлимова Кадрия Борис кызы, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 10 сыйныф;

    4. Сәхәбетдинова Алинә Илдар кызы, Мөслим районы, Вәрәнбаш урта мәктәбе, 9 сыйныф.

     

                                                                  

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 833 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: