Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Апрель » 9 » ЯЗ ШАТЛЫГЫ
21:34
ЯЗ ШАТЛЫГЫ
Кай арада яз җиткән?
Күңелләрне җилкеткән.
Тышта апрель икән,
Көннәр плюскә киткән.
 
Агачларда каргалар
Яз килүгә куаналар.
Чыпчыклар да калышмый:
Чыр-чу килеп алкышлый.
 
Авылдагы җанлылык
Исең китеп калырлык!
Тавыклар йөри анда,
Әтәчләре янында.
 
Песи менгән киртәгә
Күзен челт-мелт итәргә.
Язны күреп шаккаткан,
Үзе телен шартлаткан!
 
Зәринә ИБРАҺИМОВА, 5А сыйныфы укучысы
 
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1263 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 5.0/3
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: