Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Сентябрь » 8 » ҖӘЙНЕ САГЫНГАНДА
13:11
ҖӘЙНЕ САГЫНГАНДА
        Быелгы җәй бик кызык hәм  күңелле үтте. Бигрәк тә Агыйдел буенда ял итү истә калды.
        Ул көнне без йокыдан тору белән җыена башладык. Барлык кирәкле әйберләрне машинага тутыргач кузгалып киттек. Эзли торгач, Агыйделнең бик матур җиренә барып урнаштык.
        Аз гына тамак ялгап алгач, Агыйделгә төшеп су коендык. Көн кызу иде, судан чыгасы да килмәде. Аннары әти белән балык тоттык. Шул арада учакта чәй кайнады, уха пеште. Без тәмле итеп ашадык, үләннәр салынган чәй эчтек.
Шулай итеп, сизмичә дә көн үтеп китте. Кич җиткәч, без барыбызда өйгә кайтып киттек.
                    Рәзил КЫЯМОВ, 5А сыйныфы укучысы
 
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 945 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: