Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Юбилей уңаеннан
       Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта  беренче ел гына укуыма карамастан, ул минем күңелемә иң яраткан белем учагы булып кереп өлгерде. Якты колач җәеп каршы алган укытучылар иң якын кешеләргә әйләнделәр. Яңа сыйныфташларымны бер көн күрмәсәм дә сагыну хисе барлыкка килә. Шушы лицейда укуыма мин, һичшиксез, шатмын. Чын лицеистлар арасында уку үзе бер шатлык дип уйлыйм. Бөтен кешегә дә мондый мөмкинчелек бирелми. Шуңа күрә мин үз өстемә тырышып укырга дигән вазифаны йөкләдем. Әгәр миннән килеп: «Кайсы мәктәптә укыйсың?» -дип сорасалар, мин, горурланып: «Гали Аккыш лицеенда!»- дип җавап бирәм. Быел ноябрь аенда лицеебызның туган көне була. Аңа 15 яшь тула. Әйе безнең лицей бик яшь әле, һәм аңа алга омтылырга, читкә карамыйча, үз юлын дәвам итәргә кирәк! Хәзерге вакытта безнең лицейда 300 дән артык укучы белем ала, икенче елга бу сан икеләтә артсын һәм укытучылар үзләренең якты карашлары белән белемнәрен бирүдән туктамасыннар иде дип теләп калам! Уңышлар Сезгә, Гали Акышлылар!
 
                                             Әминә НӘБИЕВА, 8В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1222 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 11.11.2012 | Фикерләр (0)

       
,,Айдар Хәлим –кем?” – дисәгез,
Аңлатам читкә китми...
Шагыйрь дә ул, прозаик та.
Тәнкыйтьне дә чит итми.
 
Айдар абый булган бит ул!
Өлгерә ул һәр эшкә.
Шигырь серен аңлатты ул
Шулай безгә дәрестә...
 
Шигырь ямен, гүзәллеген
Күрегез күзләр белән,
Сүзләренең тәмен татып,
Аңлагыз йөрәк белән.
 
Күңелеңнең кыңгыравын
Чыңлатса әгәр шигырь...
Ишет син аны: аһәңен,
Моңын той, аның көен...
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1597 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.01.2012 | Фикерләр (0)

АЙДАР АБЫЙ ХӘЛИМГӘ
 
                                  hәрбер чорның үз әдибе, үз галиме...
                                  Кешеләргә бәя бирә гамәлләре.
                                  hәр заманның инсанына үз таләбе,
                                  Шагыйрьләрнең төп коралы  каләмнәре!
 
                    &nb ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1217 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.12.2011 | Фикерләр (0)

    Айдар Хәлимнең китаплары, мәкаләләре белән күптән танышып килсәм дә, аның белән беренче тапкыр якыннан утырып сөйләшүем, кызы Кадриянең лицейга укырга килүе белән бәйле булды. Очрашу вакытында аның кызыклы әңгәмәдәш, тормышның төрле сынауларын үткән шәхес hәм, ниhаять, яраткан әти кеше булуын күрдем. Сөйләшү вакытында Айдар абый бүгенге тәрбиянең әhәмиятлелегенә басым ясап, үз ягыннан ярдәмен тәкъдим итте. Шул вакыттан безнең даими хезмәттәшлек башланып китте.
    Бераздан Айдар Хәлим үз тәкъдиме белән балалар өчен берничә сыйныфтан тыш чара үткәрде. Әйтик, музыка дәресе буенча үткәрелгән дәрестән тыш чарасын мин үзем дә карадым. Айдар абыйның матур итеп гармунда моңлы көй башкарганы әле дә балаларның күңелендә саклана дип уйлыйм. Чара дәвамында ул балаларга музыканы үзе ничек тойганын, ничек аңлаганын сөйләде, төрле кызыклы фактлар белән таныштырды.
    Соңрак лицейда ел саен  үткәрелгән "Әтиләр конференция"сендә укучыларның әтил ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1180 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.12.2011 | Фикерләр (0)