Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Гыйнвар » 17 » ЮЛ КАГЫЙДӘЛӘРЕ НИ СӨЙЛИ?
00:53
ЮЛ КАГЫЙДӘЛӘРЕ НИ СӨЙЛИ?
 Әти-әниләр һәрвакыт
Изге теләк телиләр:
- Юлда берүк карап йөр, - дип,
- Бездән киңәш шул, - диләр.

Юлда йөрү кагыйдәләрен
Өйрәтәләр мәктәптә.
Һәр бала шул өйрәткәнне
Үтәсен иде, әлбәттә.

Әнә яна кызыл ут:
"Чыкмый тор!" - ди ул безгә.
Яшел яна: "Әйдә чык,
Хәерле юллар сезгә!"

Билгеләрне танырга без
Һәрвакыт тырышабыз.
Машиналар белән дә без
Ерактан узышабыз.

Юлда һичкайчан ярамый
Ашыгырга, чабарга.
Кирәк игътибарлы булып,
Уңны, сулны карарга.

Һәр бала да юлларда
Исән-сау йөрсен иде.
Гомерләрнең кадерләрен
Һәр кеше белсен иде.

Вилдан СӘГЫЙРОВ, 5А сыйныфы укучысы













Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 891 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: