Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2015 » Сентябрь » 29 » КЕША - ЯРАТКАН ТУТЫЙ КОШЫМ
18:04
КЕША - ЯРАТКАН ТУТЫЙ КОШЫМ
       Безнең өебездә тутый кош бар. Аның исеме Кеша. Ул яшькелт төстә һәм башында сап-сары тамгасы бар. Аны без тутый кошлар өчен махсус әзерләнгән ризык белән тукландырабыз. Мин аңа көн саен кечкенә савыт белән су куям. Ул әле кишер һәм алма ашарга ярата.
       Көнгә бер тапкыр без тутый кошны читлектән чыгарабыз. Ул өй буйлап очып йөри дә, үзенең читлеге өстенә килеп куна.
       Атнага бер тапкыр Кешаны юындырабыз. Аны җылы чүпрәккә төреп киптерәбез.  Душтан соң ул иркенләп кагына, кибенә һәм канатланып очып китә.
       Төнлә, йокларга ятканда, без аның читлеген чүпрәк белән ябып куябыз. Ул шулай тыныч йоклый. Мин үземнең тутый кошымны бик яратам.
 
Ләйсән НИЗАМЕТДИНОВА,
8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 644 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: