Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Күңел чишмәләре
1 2 3 4 »

Көз сары яфраклар белән дус,

Кыш – салкын бураннар белән.

Яз - сайрар кошлар белән,

Җәй – уйнар көннәр белән.

Дәфтәр каләм белән ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 157 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.11.2017 | Фикерләр (0)

      

Таныш кызлар хыяллана

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 160 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.11.2017 | Фикерләр (0)

       Тылсымлыдыр безнең урман...

        Нигә микән? Сорыйм сездән.

        Җен-пәриләр яши, диләр,

        Тынычлыгын саклый, диләр.

        Җиләк-гөмбә күп була,

        Урманга халык тула.

        Кышын, карга күмелеп,

        Тирән йокыга чума.

        Язгөлем ШАКИРОВА, 8 нче сыйныф укучыс ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 253 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.02.2017 | Фикерләр (0)

 

Көзләр китте,

Кышлар җитте,

Карлар явып,

Бар дөньяны

Ап-ак итте.

Тышта озак

Йөрсәң әгәр,

Өйдә тавыш...

Ә аз йөрсәң,

Җанда сагыш...

Өйгә кайткач:

Әни әрли,

Әти яклый,

Энем уйный,

Сеңлем дулый.

Ләйсән СОЛТАНГАЛИЕВА, 8Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 382 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.11.2016 | Фикерләр (0)

 

Йокы байлыкмы,

Ул ярлылыкмы,

Нәрсә ул йокы? -

Дип, аннан сорыйм.

Йокы тик көлә:

- Йокла, мин - йокы!

Беләсең килсә -

Син фәннәр укы!

Йокыдан әле

Беркем туймаган.

Йоклап калганнар -

Мәңге уңмаган.

Ләйсән СОЛТАНГАЛИЕВА, 8Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 316 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.10.2016 | Фикерләр (0)

       Бәхет нәрсәдә икән ул?
       Мин беләм бәхет нәрсә:
       Бәхет - дөньяда балалар
       Йөгереп кенә йөрсә.
 
       Бәхет - кеше тыныч булса,
       Бәхет - сугыш булмаса,
       Кояш күктә балкып торса,
       Ятим бала булмаса...
 
Бәхет - бик зур байлык бит ул!
Саклагыз сез бәхетне!
Саклый алсаң бәхетеңне,
Бәхет саклар үзеңне!
        
Сәрия МӘРДӘНОВА, 9Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 364 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 21.09.2016 | Фикерләр (0)

       Килеп җитте алтын сары көзләр,
Бар табигать төсен үзгәртте.
Карт имәннәр киде сары күлмәк,
Яшь баланнар да төсен үзгәртте.
Яңгыр булып ява алтын яфрак
Сары төстән келәм түшәлә.
Атлап барам сары яфраклардан
Күңелемә хисләр өстәлә.
        
Энҗе БӘДЕРТДИНОВА, 8Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 663 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.09.2015 | Фикерләр (0)

Алтын көзләр килеп җитте,

Качырды кояш нурларын,

Балалар кулларына чәчәк тотып

Уза мәктәп юлларын.

Алтын көзләр килеп җитте,

Салкыная безнең якта.

Кайбер кошлар очып китте,

Ә кемдер гөмбә җыя...

Алтын көзләр килеп җитте,

Кемдер кемнедер ярата...

Кыскара көннәр, төннәр озыная,

Инде көзләр үтеп бара.

Таңсылу ӘХМӘТОВА, 5 А сыйныфы укучысы

 

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1107 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.10.2014 | Фикерләр (0)

 Әти-әниләр һәрвакыт
Изге теләк телиләр:
- Юлда берүк карап йөр, - дип,
- Бездән киңәш шул, - диләр.

Юлда йөрү кагыйдәләрен
Өйрәтәләр мәктәптә.
Һәр бала шул өйрәткәнне
Үтәсен иде, әлбәттә.

Әнә яна кызыл ут:
"Чыкмый тор!" - ди ул безгә.
Яшел яна: "Әйдә чык,
Хәерле юллар сезгә!"

Билгеләрне танырга без
Һәрвакыт тырышабыз.
Машиналар белән дә без
Ерактан узышабыз.
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 987 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.01.2014 | Фикерләр (0)