Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Күңел чишмәләре
« 1 2 3 4 »
Үтеп бара ямьле әйләр,
Көз килә ипләп кенә.
Иртән кояш чыкса балкып,
Кичләрен яңгыр яав.
 
Көз җиткәч, агачларның да
Яфраклары саргая.
Алтын төсенә кергән үлән
Көз җитте дип моңая.
 
Җилләр бераз салмаклана,
Уйчанлана, басыла.
Кошларыбыз җылы якка
Китәргә дип ашкына.
 
Сокланып карыйм тирә-ягыма,
Алтын хәтфәгә төренгән урманга.
Нинди генә төс чагылмый анда,
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1043 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.09.2013 | Фикерләр (0)

Көз җитте.
Яңгырлар явалар.
Нәни балалар
Мәктәпкә баралар.

Авылда кешеләр
Бәрәңге алалар.
Ә кырда эшчеләр
Кукуруз җыялар.

Кошлар китәләр -
Урман тын кала.
Яфраклар коела,
Ә көз шатлана.

Шәп-шәрә калган
Агачлар янына
Кечкенә аюлар
Йокларга яталар.

Җәнлек-җанварлар
Кышка баралар
Азык эзлиләр -
Ризык табалар.

Ә яз җиткәч,
Өннән чыгалар.
Тагын уйныйлар,
Тагын чабалар.

Сәрия МӘРДӘНОВА, 6Б сыйныфы укучысы

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1669 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.09.2013 | Фикерләр (0)

Мин бәхетле шушы җиргә
Тууым белән.
Чын татар малае
Булуым белән.
 
Мин бәхетле бу дөньяда
Яшәвем белән.
Янәшәмдә әтием, әнием
Булуы белән.
 
Мин бәхетле бу дөньяда
Дусларым белән.
Һәрчак ярдәм итәрлек
Туганнар белән.
 
Рәзил КЫЯМОВ, 5А сыйныфы укучысы
 
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1461 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.04.2013 | Фикерләр (0)

Кай арада яз җиткән?
Күңелләрне җилкеткән.
Тышта апрель икән,
Көннәр плюскә киткән.
 
Агачларда каргалар
Яз килүгә куаналар.
Чыпчыклар да калышмый:
Чыр-чу килеп алкышлый.
 
Авылдагы җанлылык
Исең китеп калырлык!
Тавыклар йөри анда,
Әтәчләре янында.
 
Песи менгән киртәгә
Күзен челт-мелт итәргә.
Язны күреп шаккаткан,
Үзе телен шартлаткан!
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1287 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 09.04.2013 | Фикерләр (0)

Февральдә күп була буран
Бөтен җир кар белән тулган.
Мин шул айда туган
Февральнең унсигезе булган.
 
Февральдә нык җилләр исә,
Кайвакыт юлларны кисә.
Суык: "Өйдән чыкмагыз!"- дисә,
Мәктәпкә бармас идек, югыйсә.
 
Китәсе килми шул кышның
Шуңа ул карлар туздыра.
Ачуына чыдый алмый
Җил я улый, я сыздыра.
 
                              Инсаф ДУСКАЕВ, 6А сыйныфы укучысы ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1267 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.02.2013 | Фикерләр (1)

Кышка агачлар сала
Җәйге яшел киемен.
Аннан ялангач кала.
 
Беренче кар яуганда
Җирләр акка ямала,
Бер өлеше карала.
 
Урман хайваннары да
Әзерләнәләр кышка,
Суык булганга тышта.
 
Кышын суык булганга,
Мин әзерләнәм аңа,
Туным да инде яңа.
 
                        Диана ИЛАЛТДИНОВА, 8 В сыйныфы укучысы ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1210 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.12.2012 | Фикерләр (0)

Татар моңы, туган як мохите
Урнашкандыр шушы бинага.
Исеме дә "Гали Акыш” диеп
Яңгырыйдыр бөтен дөньяга.
 
Кызлары да матур, нурлы йөзле,
Егетләре баһадир кебекләр!
Чын белгечләр анда белем бирә,
Гел яхшылыкка гына үгетләр.
 
Горурланам мин дә лицей белән,
Бик дәртләнеп йөрим дәрескә.
Яңалыгын, вакыйгасын язар өчен
"Илһам”газетасы, бигрәк килешкән.
 
Шигъриятне сөюче дусларын да,
Татар түгәрәге җыя үзенә.
Спорт белән шөгыльләнер өчен, менә
Җыелалар спорт залның түренә.
 
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1256 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 12.11.2012 | Фикерләр (0)

Барам мин урам буйлап,
Як-ягыма каранып.
Каршыма чыкты көчек,
Өрә-өрә кабаланып.
 
Үзе шундый кечкенә,
Үзе шундый түгәрәк.
Куркуыннан өрәме,
Куркытырга телиме?
 
Янына килдем дә мин.
Башкаеннан сыйпадым.
Өрүеннән туктады,
Шаярырга тотынды.
 
                          Алия ГАЛИЕВА, 7 В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1039 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 28.10.2012 | Фикерләр (0)

Беләсезме, туган якны
Сагынгач ничек авыр?
Төшләремә керәсең син,
Сагынам, туган авыл!
Инде күпме саташам мин,
Төшләрдә сине күреп.
Туган яктан бик еракта
Калмасам иде үлеп.
Вакыт узган саен күбрәк
Синең турында уйлыйм.
Туган якка кайткан чакта
Сулап hавасын туймыйм.
Авылыма кайткан чакта
Йөрәгем дөп-дөп тибә.
Кабат читкә киткән чакта
Сыкрана, елап китә.
 
Әдилә ГАЛИМОВА, 10 А сыйныфы укучысы ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1185 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.10.2012 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-30