Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Күңел чишмәләре
« 1 2 3 4 »
Барам мин урам буйлап,
Як-ягыма каранып.
Каршыма чыкты көчек,
Өрә-өрә кабаланып.
 
Үзе шундый кечкенә,
Үзе шундый түгәрәк.
Куркуыннан өрәме,
Куркытырга телиме?
 
Янына килдем дә мин.
Башкаеннан сыйпадым.
Өрүеннән туктады,
Шаярырга тотынды.
 
                          Алия ГАЛИЕВА, 7 В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1091 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 28.10.2012 | Фикерләр (0)

Беләсезме, туган якны
Сагынгач ничек авыр?
Төшләремә керәсең син,
Сагынам, туган авыл!
Инде күпме саташам мин,
Төшләрдә сине күреп.
Туган яктан бик еракта
Калмасам иде үлеп.
Вакыт узган саен күбрәк
Синең турында уйлыйм.
Туган якка кайткан чакта
Сулап hавасын туймыйм.
Авылыма кайткан чакта
Йөрәгем дөп-дөп тибә.
Кабат читкә киткән чакта
Сыкрана, елап китә.
 
Әдилә ГАЛИМОВА, 10 А сыйныфы укучысы ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1244 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.10.2012 | Фикерләр (0)

Көзге яңгыр ни сөйли?
Көз килгәнен билгели.
Көзге яңгыр ни сөйли?
Киенеп йөрегез, ди.
 
 
Кош җиткәч, кошлар да,
Канатларын ныгытып,
Җыеналар очарга,
Җылы якка ашыгып.
 
Сап-сары, кызыл, җирән
Яфраклар коелалар.
hәммә җир, бөтен нәрсә
Алтынга коеналар.
 
                   Ильвина ӘХТӘМОВА, 6Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1618 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.09.2012 | Фикерләр (3)

 
Көз дә җитте.
Кошлар китте
җылы якларга очып.
Яфраклар да,
сары булып,
җиргә яталар төшеп...
 
Парклардагы
агачлар да,
сары төскә күмелеп
Коялардыр
яфракларын,
юлны сарыга күмеп.
 
Тыныч. Йоклый
урманнар да...
Парклар йоклый, бакчалар...
hәм бары тик
шул яфракла ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1590 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.09.2012 | Фикерләр (9)

Безгә туган тел кирәк.
Дуслар белән сөйләшеп,
Уйнап-көлеп, гөрләшеп
Яшәү күңелле бигрәк.
 
Әти минем: "Улым, - дип, -
Син минем уң кулым", - дип,
Татар телендә әйтә.
Шундый сүзгә ни җитә?
 
Туган телгә ни җитә?
 
Инсаф ДУСКАЕВ, 6 А сыйныфы укучысы
 
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1019 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.09.2012 | Фикерләр (3)

 
Яшьлек юлым синең белән
Үтте бик тиз арада.
Барлык хисләр дә, ахрысы,
Калды сабый балада.
Мине озат киләчәккә.
Кайтмасмын инде бүтән,
"Яшьлек ярым кайтсын!” – диеп,
Ялварсаң да син күктән.
Сагынырмын. Мин яшермим,
Синең зәңгәр күзләрне.
Чын күңелдән миңа әйткән
Синең назлы сүзләрне.
Хәзер инде син еракта,
Сагынасыңдыр бәлки.
Минем горур җаным да бит
Сагынуын белдерми.
 
               Әдилә ГАЛИМОВА, 10 А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 971 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.07.2012 | Фикерләр (0)

Төнге шигырь языйм әле
Зөhрәле ай янында.
йолдызлар атылган чакта
Булсам иде янымда.
 
Сагынуымның бар көчен
Хәтта төнге ай сизә.
Килче, бәгърем, минем янга
Тормыш юлымны бизә.
 
Чит җирләрдә ник йөрисең
Туган якка кайтмыйча?
Бәхет кошың читтә түгел
Шуны да аңламыйча...
               Әдилә ГАЛИМОВА, 9А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1010 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.06.2012 | Фикерләр (0)

«Сугыш» сүзе - кайгы, күз яше ул,
Җирдә булган бөтен нәрсәгә
Аямыйча өрә утлы сулыш,
Әйләндерә кара күмергә.
 
Сугыш үзе шундый авыр булган,
Күпме кеше киткән сугышка,
Күпмесенә сугыш яра салган,
Ә күпмесе кире кайтмаган.
 
Күңелләрдә халкым батырлыгы
Якты хәтер булып саклана.
Безнең буын балалары
Алар батырлыгына соклана.
 
«Сугыш» сүзе шундый авыр…
Ветераннар уйга калганнар…
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1088 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 09.05.2012 | Фикерләр (0)

Менә инде яз да җитте,
Кошлар сайрый урманда.
Беренче гөрләвекләр дә
Урам буенча ага.
 
Яз җиткәч бөтен дөнья
Уянып киткән сыман.
Аюлар да, керпеләр дә
Кышкы йокыдан чыккан.
 
Сандугач сайрый агачта.
Нинди рәхәт, саф hава!
Балалар чыккан урамга
Яз белән шатланырга.
 
                                 &nbs ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1052 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.04.2012 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-32