Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Күңел чишмәләре
« 1 2 3 4
Кыш аеның соңгы көне булгангамы, рәхәтләнеп, чаңгы, чана шуып, хозурланып калыгыз дигәндәй, бүген кар ишеп явыпмы-ява.
Редакциядә тупланган шигырьләрнең бер өлеше дә кыш аена багышланган. Укучыларыбызның күңеленнән ургып чыккан кышкы мәдхияләрен сез дә укып карагыз әле...  
 
Карлар, карлар...
Талгын гына ява ап-ак карлар,
Күбәләктәй уйнап очалар…
Туган ягын сагынган кошлардай,
Аклы-карлы җирне кочалар.
 
Талгын гына ява ап-ак карлар…
Үкенәме икән алар да?..
Саф елмаю, җылы караш өчен
Гомерләрен өзә кулларда…
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1183 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

          Лицеебызда шактый еллар шигырь язучылар өчен "Сәйлән" исемле әдәби түгәрәк эшләп килә. Түгәрәкне шәhәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, галимә Рәзинә Мөхияр җитәкли. Ул үз шәкертләренә салынган шигырь орлыгын чәчәк аттыручы остаз. Ел саен түгәрәктә яңа исемнәр - яңадан-яңа сәйләннәр барлыкка килә. Сезне дә өр-яңа сәйләннәребез иҗаты белән таныштырыйк әле. Рәхим итеп укыгыз.
 
             Кояш
Кояш безгә hәр иртә,
Үз яктысын өләшә.
Безгә матур елмаеп,
Татлы итеп уята.
 
Кояш әгәр чыкмаса,
Күк бик ямансулана.
Күңелне дә әллә ни
Караңгы болыт сыра.
 
Кояш күрсә hәр бала,
"Кояш" диеп елмая.
Кояшсыз бит табигать -
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1187 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.12.2011 | Фикерләр (0)

Әнием минем алтын,
Ак канатлы фәрештә.
Җир йөзендә ул бит минем
Бер генә, тик бер генә.
Мин үземнең әниемне
Бик тә, бик тә яратам.
Шуңа күрә мәктәптән дә,
Тиз-тиз ашыгып кайтам.
Әниемне алыштырмам
Алтын белән көмешкә.
Бер генә дә тик тормый ул,
Иртән ашыга эшкә.
Әниемне онытмам мин
Китсәм ерак илләргә.
Әнием, мәңге яшә, зинhар,
Тиңлим сине гөлләргә.
Үрнәк бит син hәрбер эштә,
Юл күрсәтүче тормышта.
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1110 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-30