Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Гыйнвар » 16 » КҮГӘРЧЕНЕМ
22:41
КҮГӘРЧЕНЕМ

 

       Ял көне иде. Өйдә берүзем. Әти-әни кушып калдырган эшләрне башкаргач, бераз ятып торырга уйладым.

      Сукмак буйлап кышкы матурлыкка сокланып барганда, юл кырыенда хәрәкәтсез яткан күгәрченгә күзем төште. Күгәрченне кулыма алдым һәм ул кинәт кенә җанланып киткәндәй булды. Мин аны өйгә алып кайттым. Бу кошның бер канаты каерылган һәм суыкта ятып аяклары өшегән иде. Мин аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым: зур тартмага салдым, ашарына куйдым, аякларына шифалы майлар сөрттем. Шулай бер айлап вакыт үтте. Күгәрченем әкренләп аягына басты, каерылган канаты да төзәлде һәм ул очарга талпына башлады. Көннәр язга авышты. Күгәрчен дә өйдә ятып туйды, аның да иреккә чыгасы килә иде. Кайчакта тартмага канатларын бәрә-бәрә тыпырчына, куйган азыкны ашамый.

    Бер көнне мин аны тартмасы белән тотып урамга алып чыктым. Тартманы эскәмиягә куеп, әкрен генә өстен ачтым, ә күгәрчен очарга уйламый да, карап тик утыра. Бу кош терелеп җитмәдеме, дип уйлап куйдым. Кошчыкны кулыма алдым һәм әкрен генә һавага чөйдем. Ни күзем белән күрим, кошым очты да китте, кире әйләнеп кайтмады. Мин аның терелүенә, оча алуына бик шатландым һәм үземнең бу кошка әз генә ярдәм итә алуыма чиксез куандым..

      Күңелгә рәхәт һәм җиңел булып китте.

Гелназ ГАБДУЛЛИНА, 8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы.

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 414 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: