Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Июль » 23 » "СӘЛӘТ-ЧАЛЛЫ" АЛАНЫ СӘЛӘТЛЕЛӘРНЕ БАРЛАДЫ
16:53
"СӘЛӘТ-ЧАЛЛЫ" АЛАНЫ СӘЛӘТЛЕЛӘРНЕ БАРЛАДЫ
       Күзләрдә яшь тамчылары, кулларыбызда зур сумкалар, тәрәз артында кул болгап, озатып калучы әти-әниләребез, ә алда -  10 көнгә сузылган "Сәләт-Вакыйга” аланы.
       Йөрәк дөп-дөп тибә, күңелдә курку, башта төрледән-төрле уйлар: "Дуслар табып булырмы, берләшербезме, смена дәвамында яхшы сыйфатларыбызны үстереп, иҗатта биек үрләрне яулап булырмы?” Эх, бу курку хисен, үземне юкка гына борчуга салганмын. Курка-курка гына автобустан төштек. Урман. Ул hәр сәлкешнең күңелендә үз урынын тапты. Бина каршында исә безне әйдаманнарыбыз сагынып көтеп алды! Аларның сәлкешләргә карата булган мәхәббәте балаларга шушы кыска гына вакыт эчендә зур үрләргә ирешергә, берләшергә ярдәм итте.
       Сәләт футболкаларын кигәч, сәләт атмосферасын тагы да ныграк тойдык. Танышу уеннары аша бик тиз дусларыбызның исемнәрен истә калдырдык, дуслаштык.
       Лагерь журналистика профиле буенча булса да, hәрбер сәлкешкә төрле яклап үсәргә мөмкинлек бирелде hәм hәр көн үзенчәлекле бер темага багышланганды. Әлбәттә, спорт та читтә калмады. Спорт-инструкторыбыз Диана апа безнең сәламәтлегебезне ныгытуга зур өлеш кертте.
      "Сәләт - Чаллы" аланына аяк басканчы кайберәүләребез үзләренең нинди сәләт иясе икәнен белмиләр дә иде. Шушы санаулы гына вакыт эчендә әйдаманнарыбыз ярдәме белән без шул серле сандыкның ачкычын таптык.
 
       Әдилә ГАЛИМОВА, "Сәләт - Чаллы" аланының 2 нче төркем сәлкеше.
 
 
 
 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1056 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Әдилә ГАЛИМОВА | Рейтинг буенча: 5.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: