Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Сентябрь » 16 » КӨЗГЕ ЯШӘЕШ
13:07
КӨЗГЕ ЯШӘЕШ
        Көз җитте. Көннәр әкренләп кыскара башлады. Яңгырлар ешрак ява. Кошлар җылы якларга китәргә җыеналар. Әмма һәр бер ел вакытының үз матурлыгы булган кебек, көзнең дә үзенә генә хас табигате бар. Аның матурлыгын күрү өчен, көзге урманга барырга кирәк. Анда нинди генә төсләр юк: сары, кызыл, яшькелт... Карап туя алмаслык матурлык!
        Көзге урманның һавасы да икенче. Урманга керсәң, сулышлар киңәя, күңелләр күтәрелә. Андагы тынычлыкны, матурлыкны сүз белән аңлатып булмый. Ара-тирә шул тынлыкны урман кошлары, урман хайваннары гына боза. Шул рәвешле көзге урман яшәп ята.
 
Рәзил КЫЯМОВ, 6А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 887 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: