Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Сентябрь » 15 » КӨЗГЕ УРМАН
14:16
КӨЗГЕ УРМАН
Көз җитте.
Яңгырлар явалар.
Нәни балалар
Мәктәпкә баралар.

Авылда кешеләр
Бәрәңге алалар.
Ә кырда эшчеләр
Кукуруз җыялар.

Кошлар китәләр -
Урман тын кала.
Яфраклар коела,
Ә көз шатлана.

Шәп-шәрә калган
Агачлар янына
Кечкенә аюлар
Йокларга яталар.

Җәнлек-җанварлар
Кышка баралар
Азык эзлиләр -
Ризык табалар.

Ә яз җиткәч,
Өннән чыгалар.
Тагын уйныйлар,
Тагын чабалар.

Сәрия МӘРДӘНОВА, 6Б сыйныфы укучысы

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1643 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: