Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Сентябрь » 17 » КӨЗГЕ УРМАНДА
13:12
КӨЗГЕ УРМАНДА
Үтеп бара ямьле әйләр,
Көз килә ипләп кенә.
Иртән кояш чыкса балкып,
Кичләрен яңгыр яав.
 
Көз җиткәч, агачларның да
Яфраклары саргая.
Алтын төсенә кергән үлән
Көз җитте дип моңая.
 
Җилләр бераз салмаклана,
Уйчанлана, басыла.
Кошларыбыз җылы якка
Китәргә дип ашкына.
 
Сокланып карыйм тирә-ягыма,
Алтын хәтфәгә төренгән урманга.
Нинди генә төс чагылмый анда,
Күңелле икән көзге урманда!
 
Камилә ХӘКИМУЛЛИНА, 6Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1030 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: