Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2015 » Октябрь » 30 » КАРАКАЙ
23:07
КАРАКАЙ

 

    Мамадыш районы Югары Сөн авылында минем дүрт аяклы дустым -   песием яши. Ул кап-кара төстә, муенында гына бантикны хәтерләткән ак урыны бар.  Апам белән икебез Рауза әбигә песи алырга баргач, безнең икебезгә дә шушы кара песи баласы ошады. Без аны, шатлана-шатлана, өйгә алып кайттык. Аңа Каракай дип исем дә куштык.  Песиебезне көн дә юындырдык, уйнаттык, аңа тәмле сөт эчердек.

Каракай кечкенәдән үк бака, тычкан балаларын тота башлады. Үскәч, сукыр тычканнарны гел чүпләп торды. Аларны тоткан саен, әбиемә алып килеп күрсәтә. Әйтерсең лә, әбиемнең мактаганын аңлый, диярсең. Узган җәйдә бакчада ярты метрлы еланны да сукмакка сузып салган иде.

Ул әле бик зирәк тә: ишекне ачып керткәнне көтеп тормый, үзе ачып керә. Моның өчен сыртына ята да алгы аяклары белән ишекне тарта – ишек ачылып китә. Өйгә йөрегеп кереп, аякка сырпаланырга тотына. Бигрәк иркә инде минем песием. Шуңа да бик яратам мин аны.

Гелназ  ГАБДУЛЛИНА,
8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы.

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 501 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: