Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Әкият сөйлим Сезгә...
       Борын-борын заманда,

       Яр Чаллы шәһәрендә,

       Яшәгән, ди, бер малай

       Аның исеме – Шомай.

       Өй эшләрен белмәгән,

       Беләсе дә килмәгән.

      Дуслары да булмаган,

      Менә шулай ул торган.

Бер көнне өйгә кайткач,

Ашарына тапмагач,

Пешерергә тотынды,

Тик тапмады шул онны.

Оклауны да тапмаган,

Кәстрюльне дә тапмаган.

Коймак ашыйсы килсә дә,< ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 326 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.10.2016 | Фикерләр (0)

      Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бик матур, зур һәм шаян кар бөртеге. Ул гел кыш була торган якларда яшәгән. Кар бөртеге бертуктаусыз шаярырга, уйнарга яраткан, гел төрле маҗаралар эзләгән. Бервакыт дусты аңа җылы яклар турында сөйләгән. “Эх, дустым, син дөньяда нинди рәхәт җирләр барын белмисең! Анда диңгез, ком, кояш кыздыра. Менә шунда бер барып чыксаң иде”, - дигән. “Ә без анда ничек барып чыгарбыз соң?” – дип сораган Кар бөртеге дустыннан.

Аларның бу сүзләрен Җил агай ишетеп алган һәм аларны үзе белән бөтереп алып киткән. Ул бераз шаяртырмын да аларны җиргә төшереп калдырырмын дип уйлаган. Ләкин юлда Җил Давыл дустын очраткан һәм кар бөртекләре турында бөтенләй оныткан. Шулай итеп, бу кар бөрт ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 350 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.09.2016 | Фикерләр (0)

      Борын-борын заманда, әле син карт булганда, яшәгән, ди,булган, ди, бер кеше. Ул кешенең исеме Сүз булган һәм аның Төркем дигән песие булган, ди. У вакытта әле кешеләр сөйләшә белмәгәннәр, алар кул хәрәкәтләре белән сөйләшкәннәр. Көннәрдән бер көнне бу кеше агач башына менгән дә шунда утыра икән. Шулвакыт урман эченнән бер кеше узып бара икән. Агач башындагы кешене күргәч, моннан:
      - Син анда нишлисен? – дип сораган.
      Теге моңа аңлашылмый торган телдә:
       - Сүзләр җыям, - дигән.
      Бу моны аңламагач:
      - Нәрсә-нәрсә? – дип сораган.
      Сүз аңа тагын: - Сүзләр җыям, ишетмисеңмени, сүзләр, - дигән.
      Теге кеше, Сүзне аңламагач, шул агачның башына менгән дә авызын ачып карап тора икән. Шуннан моның авызына сүзләр керә башлаган. Һәм Сүз аннан:
      - Нәрсә авызыңны ачтың? – дип сораган.
... Алга таба укырга »
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 1452 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.12.2012 | Фикерләр (0)

     Борын – борын заманда яшәгәннәр, ди, килешләр. Алар бик дус, тату яшәгәннәр. Һәм көннәрнең берендә аларга сораулар кунакка килгән, ди. Һәм икенче көнне үк искиткеч салкын, куркыныч җил искән, һәрбер сорауны төрле – төрле килешләргә очыртып китереп куйган. Баш килешенә кем? нәрсә? соравы бирелгән, иялек килешенә кемнең? нәрсәнең? соравы, юнәлеш килешенә кемгә? нәрсәгә? кая? соравы, төшем килешенә кемне? нәрсәне? соравы, чыгыш килешенә кемнән? нәрсәдән? кайдан? сораулары һәм урын - вакыт килешенә кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? сораулары очып килгән. Шул көннән башлап, килешләр сүзгә килә башлаганнар. Баш килеше һәрвакыт: "Менә мин беренче торам, ә сез минем артта, шулай булгач, мин кирәгрәк!” - дип әйтә торган булган. Ә юнәлеш килеше: "Ә, менә мин, кемгә? нәрсәгә? кая? сорауларына җавап биреп, кунакка йөрим,” - дигән. Иялек килеше: "Мин гел кемнеңдер, нәрсәсендер төгәллеген табам,” - дигән. Төшем килеше: "Ә мин гел үземнең сораулар ым белән кемне, нәрсәсендер күрәм, таныйм, очратам. Мин әле тагын кайбер очракларда үземнең кушымчамны яшереп тә куям,” – дип мактанган. Чыгыш килеше: " Ә, мин кемнән, нәрсәдән, кайдан да булса табышмаклар табып, чишеп йөрим, ” - ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 2006 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.11.2012 | Фикерләр (0)

Борын-борын заманда,

Кап-кара бер урманда,
Яшәгән, ди, өч куян.
Аларның берсе - уңган,
Икенчесе – булмаган,
Өченчесе, әйтмәсәм дә,
Яхшы эшләр кылмаган.
Киткәннәр болар аланга
Тәмле үлән ашарга.
Барып җиткәч, ни күрсеннәр:
Алтын кишерләр үскән.
-Чын түгел бу, төш,- диеп,
Әйттеләр бер-берсенә.
Як-якларга карандылар,
Аптырашып калдылар.
Беренчесе китте, җыйды!
Икенчесе алып капты.
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 1472 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.02.2012 | Фикерләр (1)