Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Апрель » 19 » ӘКИЯТТӘГЕ ТЫЛСЫМЛЫ БАЛДАГЫМ БУЛСА...
04:52
ӘКИЯТТӘГЕ ТЫЛСЫМЛЫ БАЛДАГЫМ БУЛСА...
Кешеләргә табигать тарафыннан бик матур сәләт бирелгән: хыяллана белү сәләте ул. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, аның тормышы hәм яшәеше күпкә кызыксыз булыр иде.
Кеше иң элек иртәгәсе көннең бүгенгедән әйбәтрәк булуы турында, аны тагын да матуррак, кызыклырак hәм бәхетлерәк итү турында хыяллана.
"Алтын балдак" әкиятендәге кебек тылсымлы балдагым булса, тир түгеп, көнне-төнгә ялгап эшләп тә очын-очка көчкә ялгап көчкә яшәгән кешеләргә ярдәм итәр идем. Әйтик, бик яхшы укыган, сәләтле, зиhенле бала, гаиләсенең акчасы булмау сәбәпле, югары уку йортына укырга керә алмый. hәр балага белем алырга мөмкинлек булсын өчен, түләүсез укулар, hәр гаиләнең тору урыны - фатиры, ашарга ризыгын булдыру турында уйлар идем мин.
       Ә иң зур хыялым әти-әнием сәламәт булып, озын-озак яшәсеннәр иде.
       Табигатьнең иң матур җиренә бизәкле йорт салдырыр идем. Аның тирә-ягы агачлык hәм чәчәкләрдән торыр. Матур тавышлы кошлар сайрар, ә өйдән ерак түгел генә үтә күренмәле чиста сулы күл булыр. Без бу йортта тату, гөр килеп яшәсәк иде. Зур байлык сорамас идем. Минем өчен әти=әни исән булу, аларның сәламәт булуыннан да зуррак байлык юк ул.
       Чыннан да, без бит бу дөньяда кунак кына, шуның өчен хыялланып кына  түгел, дөньяның рәхәтен, матурлыгын күреп, шуңа сөенеп яшәсәк иде.
           
                                                 Рәзилә ШАКИРОВА, 5А сыйныфы укучысы
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1265 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Рәзилә ШАКИРОВА | Рейтинг буенча: 5.0/1
Барлык фикерләр: 1
1 Эльвира   (24.09.2012 23:33)
Миңа бик ошады,матур

Исеме *:
Emailы:
Код *: