Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Ноябрь » 2 » КИЛЕШЛӘР
17:20
КИЛЕШЛӘР
     Борын – борын заманда яшәгәннәр, ди, килешләр. Алар бик дус, тату яшәгәннәр. Һәм көннәрнең берендә аларга сораулар кунакка килгән, ди. Һәм икенче көнне үк искиткеч салкын, куркыныч җил искән, һәрбер сорауны төрле – төрле килешләргә очыртып китереп куйган. Баш килешенә кем? нәрсә? соравы бирелгән, иялек килешенә кемнең? нәрсәнең? соравы, юнәлеш килешенә кемгә? нәрсәгә? кая? соравы, төшем килешенә кемне? нәрсәне? соравы, чыгыш килешенә кемнән? нәрсәдән? кайдан? сораулары һәм урын - вакыт килешенә кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? сораулары очып килгән. Шул көннән башлап, килешләр сүзгә килә башлаганнар. Баш килеше һәрвакыт: "Менә мин беренче торам, ә сез минем артта, шулай булгач, мин кирәгрәк!” - дип әйтә торган булган. Ә юнәлеш килеше: "Ә, менә мин, кемгә? нәрсәгә? кая? сорауларына җавап биреп, кунакка йөрим,” - дигән. Иялек килеше: "Мин гел кемнеңдер, нәрсәсендер төгәллеген табам,” - дигән. Төшем килеше: "Ә мин гел үземнең сораулар ым белән кемне, нәрсәсендер күрәм, таныйм, очратам. Мин әле тагын кайбер очракларда үземнең кушымчамны яшереп тә куям,” – дип мактанган. Чыгыш килеше: " Ә, мин кемнән, нәрсәдән, кайдан да булса табышмаклар табып, чишеп йөрим, ” - дип масайган. Ә инде урын – вакыт килеше барысына да: "Миңа юл бирегезче, мин бит дүрт сорауга җавап бирәм,” – дигән. Ә башка килешләр аңа юл биреп, үткәреп җибәргәннәр. Һәм урын – вакыт килеше, горурланып, үзенең сүзен әйткән: "Мин, мин бит бу! Урын – вакыт килеше, кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? сорауларына җавап биргән килеш. - Һәм өстәгән: - Мин тагын кемдә? соравы белән кемдәдер була алам, нәрсәдә була алам, теләсә кайда да, теләсә кайчан да була алам,” – дип тагын бер кат аңлаткан.
      Шул көннән башлап алар тагын шулай ук дус, тату яши башлаганнар.
      Менә нинди икән алар, килешләр!
 
                                   Энҗе БӘДЕРТДИНОВА, 5Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 1976 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Энҗе БӘДЕРТДИНОВА | Рейтинг буенча: 4.0/4
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: