Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Гыйнвар » 15 » КИЛЕШЛӘР
01:12
КИЛЕШЛӘР
Туган, ди, бер малай җирдә
Исем кушалар аңар.
"Баш булырсың" дип
Әйткән әнкәсе аңар.

Үсә-үсә бу малай
Әтинең улы булган.
Әтисен бик яраткан
Иясе әти булган.
Әтинең улы булган...
Иялек килеш туган.
Әтисен бик хөрмәтләгән
Күзе әтигә төбәлгән.
Һәр эше дә, һәр гамәле
Әтисенә юнәлгән.
Сүзе әтигә юнәлгән...
Юнәлеш килеше килгән.

Үсеп, табиб булгач та
Әтине ул коткарган.
Әти чирдән котылгач,
Төшем килеше булган.

Гаиләдә һәрчакта да
Бөек Тәртип хөкем сөргән.
Вакыйгалар - үз урынында,
Вакытында килеп кергән.
Урын-вакыт килеше дә
Нәкъ менә шулай туган.

Бу гаиләдә һәрнәрсәнең
Үз вакыты, үз юлы.
Шулай итеп һәр килешнең
Үз мәгънәсе, урыны.

Вилдан ВӘЛИЕВ, 5Б сыйныфы укучысы












Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 923 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: