Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Май » 17 » "КОЛ ШӘРИФ ОНЫКЛАРЫ" - 2012
00:20
"КОЛ ШӘРИФ ОНЫКЛАРЫ" - 2012
         16 нчы май көнне "Чишмә” халыклар дуслыгы йортында шәһәребездә инде бишенче тапкыр уздырылучы "Кол Шәриф оныклары” бәйгесенең финал уены булды. Аны "Сәләт-Чаллы” яшьләр оешмасы вәкилләре Кол Шәриф мәчете, Яр Чаллы мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә. Бәйгенең төп максаты – яшь буынны зыялы, гайрәтле һәм иң мөһиме – рухи яктан бай итеп тәрбияләү.
         Быелгы бәйгенең сайлап алу турында 300гә якын укучы катнашты. Егетләр ике ай дәвамында әхлакый, интеллектуаль, иҗади биремнәр башкардылар, спортта үзләрен сынадылар. Финалистлар исә Казанга сәяхәт итеп, Җәүдәт Сөләйманов, Фаяз Хуҗин кебек зур академиклар һәм дин галиме, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс белән очраштылар. Шулай ук КФУның Чаллы филиалына (элекке ИНЭКА) экскурсиягә барып, автомобильнең үзенчәлекләре белән таныштылар.
         Суперфиналга алты егет үтте, алар арасында дүртесе – Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары. Радик Гафиатуллин "Иң милли җанлы онык”, Раил Сәхәбиев "Иң әдәпле онык”, Илдар Котдусов "Иң зирәк онык”, Артур Хөсәенов "Иң батыр онык” исемнәренә лаек булдылар. Ике егет – М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядән ("Иң ярдәмчел онык” Рөстәм Хөснуллин һәм "Иң тырыш онык” Булат Шәмсуров).
         Суперфиналистлар милли мәкальләребезне белү, Тукайның "Туган тел” шигырен үзенчәлекле итеп дәвам итүдә ярыштылар. Кызыклы экскурсияләрдә җыйган гыйлемнәрен сынаучы "Исемдә калганнар” викторинасында тарихыбызга, мәдәниятебезгә кагылышлы һәм техник сорауларга җавап бирделәр. Тизлеккә форсунка дигән машина детален җыйдылар. Топ-спикер биремендә "Җәннәт – әниләрнең аяк астында” темасын ачыкладылар. Шулай ук егетләрнең өйдә әзерләнгән социаль видеоязмалары күрсәтелде һәм бәяләнде. Беренчелеккә Г.Акыш исемендәге 84нче лицей укучысы Раил Сәхәбиев иреште һәм Кол Шәриф мәчетенең махсус бүләге – тау велосипедына ия булды. Барлык суперфиналистларга "Сәләт-Чаллы” җәйге аланында ял итү өчен ташламалар бирүче сертификатлар тапшырылды.
Чыганак: http://sarvarova.ucoz.ru
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1204 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: