Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Котлыйбыз!
1 2 »

 

    Укытучы апаларны, тәрбиячеләрне, барлык гүзәл затларыбызны яз бәйрәме - 8 Март белән ихлас йөрәктән котлыйбыз!. Яңа үзгәрешләр, сөенеч-куанычлар телибез. Йөзегезне -  елмаю, күңелне яхшы кәеф ташламасын! Һәрчак шулай матур, мөлаем булып калыгыз! 

   
 

 

Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 380 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 06.03.2016 | Фикерләр (0)

     2014 нче елда «Иң яхшы укытучыбыз» («Наш лучший учитель») гранты җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның  химия укытучысы Даниленко Галина Асхатовна да бар. Сезне чын күңелебездән котлыйбыз!
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 950 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.09.2014 | Фикерләр (0)

     2014 нче елда «Иң яхшы укытучыбыз» («Наш лучший учитель») гранты җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Фәнилә Мирфайза кызы да бар. Сезне чын күңелебездән котлыйбыз!
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 952 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.09.2014 | Фикерләр (0)

     Бүген Милли тикшеренү университетын   магистрлык программасы буенча тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Алар арасында лицей-интернат директоры Шамил Рәкыйп улы Закиров та бар.  Аны әлеге җиңүе белән ихлас күңелдән тәбриклибез!
 
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1066 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.02.2013 | Фикерләр (0)

     Ниhаять, берничә ай дәвамында барган шәhәркүләм "Укытучы-мастер" грантының нәтиҗәләре билгеле булды.
   Безнең лицейдан әлеге бәйгедә 4 укытучы катнашкан иде. Рус теле hәм әдәбияты укытучысы Галиева Алсу Икрам кызы белән татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы бәйгенең 2 нче турын да уңышлы гына  үтеп, җиңү яуладылар.  Аларны әлеге сөенечләре белән котлыйбыз! Алга таба да үрләр яуларга язсын!
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1016 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.09.2012 | Фикерләр (0)

        Ниһаять, "Иң яхшы укытучы" бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләр исемлеге Мәгариф hәм фән министрлыгының рәсми сайтында пәйда булды.  Лицеебызның биология укытучысы Пономарева Зарифа Локман кызын әлеге бәйгедә җиңүе белән тәбриклибез. Алга таба да исән-сау булып, тырышып эшләргә, алган акчаларыгызның куанычын күрергә язсын.
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 991 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.08.2012 | Фикерләр (0)

      Шушы көннәрдә "Иң яхшы укытучы-ИКТ" республикакүләм грантына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә лицейдан информатика укытучысы Бисеров Илгизәр Рөстәм улы катнашкан иде. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
 
 
 
 
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1058 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.07.2012 | Фикерләр (0)

    Хөрмәтле укытучыларыбызны, техник хезмәткәрләрне  hәм туташларны язның гүзәл бәйрәме - 8 Март белән котлыйбыз!
   Сезгә сәламәтлек, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын - канатлы булуын телибез. Йөзләрегездән елмаю бервакытта да китмәсен, hәрбер туар таңга сөенеп, куанып яшәргә язсын!
   Бәйрәм белән!
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1275 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.03.2012 | Фикерләр (0)

      Бүген Казан шәhәренең Совет районында урнашкан 171 нче мәктәбендә Республикабызның белем бирү учреждениеләре арасында V тапкыр үтүче интернет-сайтлар бәйгесенә йомгак ясалу тантанасы булып узды. Тантанага 5 төрле номинациядән финалга үткән 46 мәктәп сайтлары хуҗалары чакырулы иде. Бүләкләү тантанасы 171 нче мәктәп укучылары әзерләгән бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйгенең җиңүчеләренә Димломнар, калган финалистларга Грамоталар тапшырылды. 
    Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат сайты "Иң технологик сайт" номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
    Ә "Туган телем - иркә гөлем" сайты методик яктан үзенчәлекле эчтәлек өчен Грамота белән бүләкләнде.
    Әлеге сайтларның администраторлары информатика укытучысы Бисеров Илгизәр Рөстәм улын hәм татар теле укытучысы  Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызын әлеге бәйгедә ирешкән уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яуларга язсын!
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1113 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.02.2012 | Фикерләр (0)

1-9 10-12