Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Котлыйбыз!
« 1 2
    Хөрмәтле укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр!
   Сезне барыгызны да Җиребезгә аяк атлаган яңа 2012 нче ел белән котлыйбыз. Яңа ел hәркайсыбызга бары тик шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар алып килсен. Тормышыбызда бу ел үзенең  якты хатирәләре, күңелле мизгелләре белән урын алсын. Җиребез тыныч, офыкларыбыз аяз булсын. hәрбарчабызны саулык-сәламәтлек ташламасын, йортларыбыз ишекләрен кайгы җиле какмасын. Гаиләләребездә сөенеп, муллык-бәрәкәттә яшәргә язсын.
   
 
 
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1178 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.01.2012 | Фикерләр (0)

      Россия Федерациясе Президентының 1998 нче елның 30 нчы гыйнварында чыккан №120 санлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрь көненә туры килде.                                             Редакция коллективы барлык әниләрне, укытучыларыбызны, тәрбияче апаларны, техник хезмәткәрләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлый! Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Балаларыгызның куанычларын күреп, сөенеп-шатланып, озак еллар матур итеп яшәргә язсын. Барыгызны да бәйрәм белән!
 
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1315 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.11.2011 | Фикерләр (0)

 Туган көнең белән, лицей!14 нче ноябрьдә безгә 14 яшь
Лицеебызның тормышына кыскача күзәтү ясасак, яуланган үрләр түбәндәгеләр:
- Чаллының төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар тарафыннан тупланып,  үз эшчәнлеген башлап, лицей шәһәрдә танылган уку йортына әверелде. Укытучылар актив рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаганнар.
- Заманына туры килгән ысуллар кулланып, шәһәребездән килгән укучылар белән эшләүгә юнәлгән укыту-тәрбия системасы төзелде, шул исәптән яңа проектлар тормышка ашырылды (укучылар үзидәрәсе, лицейның «Илһам» газетасы, лицей театры һ.б.)
- Бик тә үзенчәлекле иҗади һәм шул ук вакытта милли кыйммәтләрне саклауга юнәлгән мохит тудырылды.
- Шәһәребездә беренчеләрдән булы ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1146 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 14.11.2011 | Фикерләр (0)

1-9 10-12