Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Февраль » 29 » КЫШКЫ ХИСЛӘР
23:46
КЫШКЫ ХИСЛӘР
   Кыш! Нинди матур ел фасылы ул!
   Кышын бөтен җир ап-ак кар белән каплана... Нишләп кар ак икән?.. Ак төс җанны чистарта, күңелне күтәрә. Шуңа күрәдер, бик күп кеше кышны якын итә, ярата. Күңелем нечкә, җаным пакь булгангамы, мин дә кышны үз күрәм.
   Быел кыш озак көттермичә килде, кар ноябрь башында ук яуды... Ничек сагынып көттем мин карны!?. Ә беркөнне иртә торсам, бар дөнья ап-ак карга төренгән! Миңа канат үсте, җаным, күңелем сокланды. Мәктәптән кайтканда, сап-сары песнәкләрне күреп, тагын бер тапкыр ләззәтләндем, татлы хисләр кичердем.
   Минемчә, сабый күңеледәй ак кар гөнаһларны, кеше җанындагы караларны юып аладыр, акылны чистартадыр. Шуңа мин акка киенгән табигатьне күзәтергә, тузгыган, дулаган буранга карарга яратам. Буран - кеше йөрәгендәге хисләр өермәсен кузгатучы ул. Шушы матур сыйфатлары өчен дә яратам мин кышны!
   Кыш тәнебезне суыта, ләкин җаныбызны җылыта. Хәтта табигать тә шулай яраклашкан: ул үзенең үсемлекләрен, җәнлекләрен җылы юрганы – кары белән суыктан саклый.
   Кайбер кешеләр суыклары, биек-биек көртләре өчен кышны яратмый, яки алар аңа карата битараф. Ә бит кар көртләре дә безгә ярдәм итә. Бу вакытта без гаиләбез белән күбрәк булабыз, аралашабыз, кайгыларны уртаклашабыз, сөенәбез, хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишәбез...
   Мин беркемгә дә кышны яратырга кушмыйм, моңа хакым да юк. Ә шулай да кыш – иң матур, иң изге хисләрне уятучы, чиста, көчле ел фасылы.
 
                                             Аида БАЯЗИТОВА, 8А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1236 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: