Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Февраль » 29 » КЫШКЫ МӘДХИЯ
23:43
КЫШКЫ МӘДХИЯ
Кыш аеның соңгы көне булгангамы, рәхәтләнеп, чаңгы, чана шуып, хозурланып калыгыз дигәндәй, бүген кар ишеп явыпмы-ява.
Редакциядә тупланган шигырьләрнең бер өлеше дә кыш аена багышланган. Укучыларыбызның күңеленнән ургып чыккан кышкы мәдхияләрен сез дә укып карагыз әле...  
 
Карлар, карлар...
Талгын гына ява ап-ак карлар,
Күбәләктәй уйнап очалар…
Туган ягын сагынган кошлардай,
Аклы-карлы җирне кочалар.
 
Талгын гына ява ап-ак карлар…
Үкенәме икән алар да?..
Саф елмаю, җылы караш өчен
Гомерләрен өзә кулларда…
 
Күбәләктәй ап-ак карлар оча,
Кеше кебек түгел шул карлар…
Шундый якты алар, ак һәм садә,
Әйтерсең лә кавышкан парлар…
 
Азалия ХӘЛИУЛЛИНА, 10 А сыйныфы укучысы
 
 
Кышкы хисләр
Ел фасылы алышынды,
Дөньяны ямьгә күмеп.
Бар җир йокыга талган
Ак юрганга төренеп.
 
Матурланды тирә-юнь
Энҗе карга киенеп..
Күңелкәем җылынды,
Гүзәллеккә сөенеп.
 
Ышана алмыйм һаман,
Кышлар килеп җитүгә.
Йөрәгемдәге ялкыным
Таралды бөтен җиргә.
 
Яратам мин бу вакытны
Ябалак карлары өчен.
Өермә-буран туздырып
Табигать сыный көчен.
 
            Оксана КИРИЛЛОВА, 10 Б сыйныфы укучысы
 
Кышкы тойгылар
Энҗе-мәрҗән кар бөртекләр белән
Илебезгә ап-ак кыш килде.
Салкын җиле, давыллары белән
Тәмам җанны туйдырыр инде.
 
Урамнарны ак мамыкка урап,
Ак ефәккә төреп дөньяны…
Кыш бабае һәм Кар кызы килер,
Тик көт кенә, сагынып көт аны...
 
Бәхетле гаиләләрдә
Бизәлер яшь чыршылар.
Туганнар бергә, гөрләшеп,
Яңа елны каршылар!
 
Һәр фасылның үз бизәге була,
Кышның яме аның ак карда.
Гаиләнең яме татулыкта,
Әти-әни янда булганда.
 
 Айгөл ГАЛЕЕВА, 10Б сыйныфы укучысы
 
Кышкы теләкләр
Ап-ак төскә күмеп бар җиһанны,
Җир өстенә сихри кыш килде.
Бу дөньяга, инсан күңеленә,
Йөрәкләргә ап-ак төс иңде.
 
Тәңкә-тәңкә йолдыз карлар ява,
 Салкын җилләр исеп куйгалый.
Бөтерелеп китә кар-бөртекләр,
Җил шаярта шулай: кугалый...
 
Көннәр якты хәзер, матур, ямьле.
Бала-чага уйный, гөр килеп,
Шул аклыктан яшьләр күңеленә
Сафлык керсен иде бөркелеп !
 
              Лилия КАДЫЙРОВА 10Б сыйныфы укучысы 
 
 
Уйлану
Атлыйм урам буйлап,
Нидер уйлап…
Бөтерелеп карлар оча,
Уйнап-уйнап.
Уйларым да гел еракта,
Әллә кайда...
Ә ак карлар миңа дәшә:
- Уйлан, уйлан!
Бик еракка китеп барма,
Безгә кара!
Дөнья матур, шундый рәхәт...
Уйлап кара!
 
          Айбулат УПАЕВ, 10 Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1190 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 5.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: