Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Февраль » 27 » КЫШНЫ ОЗАТУ БӘЙРӘМЕ
11:40
КЫШНЫ ОЗАТУ БӘЙРӘМЕ
     Безнең 11А сыйныфында 26 нчы февраль көнне "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында сыйныф сәгате узды. Ул "Кышны озату бәйрәме" дип аталды. Чыннан да, без бу бәйрәмне матур уздырдык. Барыбыз да табынга тәмле коймаклар, баллы ризыклар алып килдек һәм укытучылар белән бергәләшеп чәй эчтек. Нәүруз һәм Масленница бәйрәмнәренең үзенчәлекләре турында белдек. Сыйныфташларым төрле халыкларда ничек кышны озатканны һәм нинди йолалар барлыгын  сөйләде. Табыныбыз җырлы-моңлы булды. Кечкенә чакта өйрәнгән "Яз җитә" җырын искә төшердек. Бәйрәмебез бик җылы һәм матур узды. Укытучылар белән рәхәтләнеп күңел ачтык. Барыбызга да бу бәйрәм бик ошады.

Алина ГАВРИЛОВА, 11 А сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 904 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: