Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Март » 6 » КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР
11:54
КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР
     Язның беренче бәйрәме  - 8 нче март Халыкара хатын-кыз көне. Март аеның кояшы да якты һәм җылы. Шуңадыр безнең гүзәл затларыбыз да дөньяга яктылык һәм җылы өләшүчеләрдер. Әниләр, дәү  әниләр, апалар, сеңелләр, сыйныфташ кызлар  – алар барысы  да бу назлы бәйрәмне көтеп алалар.

    Безнең дә Гали Акыш лицеенда шаулап-гөрләп язгы бәйрәмне каршыладылар. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында 9 “Б”  сыйныфы бигрәк тә эчтәлекле һәм оригиналь  яз бәйрәме – сыйныф сәгате уздырды. Иң элек сыйныфташ кызларның исемнәрен барладык. Шуннан башланды да инде искиткеч могҗиза. Һәрбер кызның  исеме нәрсәне аңлата, аның холкы нинди, яраткан ризыгы, шөгыле,  хәтта киләчәккә карашларын да белдек! Ничек дисезме? Төрле йолдызнамәләр, исем аңлатмалары һәм башка  чыганаклардан бик заманча файдалана белгәнгә ул!

    Иң матур, бергә укыган гүзәлләрне яз билгесе – чәчәк бәйләмнәре белән җылы котлау  да  булды. Чын күңелдән, матурлык тудыручылар бит алар! Хатын –кызны хөрмәтләү гаиләдән башланса, мәктәптә инде  бер-береңә игътибарлы  булу, дустанә мөнәсәбәт кебек  сыйфатларны  үстерүгә зур әһәмият бирелә. Бу киләчәктә безне чын егетләр итеп тәрбияләүгә башлангыч булып тора. Рәхмәт чын күңелдән шундый сыйныф сәгатьләре өчен!   

Данис МИРГАЛИМОВ, 9Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 1029 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: