Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Февраль » 16 » КЫЗЫКЛЫ ДӘРЕС
12:59
КЫЗЫКЛЫ ДӘРЕС
     Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Бу   – батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез без мул, тыныч тормышта яшәсен өчен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Бүген безнең 6 нчы “в” сыйныфында шул бәйрәмгә багышланган кичә үтте.

Бу кичәдә бик күңелле иде. Малайларга төрле-төрле кызык уеннар уйнаттылар. Спорт уеннары да үтте: өстәл астыннан йөрү, чаңгыда ярышу, ату уены, кадак кагу, шар шартлату. Егетләребез зирәклектә һәм тапкырлыкта да көч сынаштылар: полководецларны сайлау, мәкальләр ярышы. Малайлар уеннарда сынатмадылар: үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Алар киләчәктә ышанычлы Ватан сакчылары булыр дип уйлыйм. Без, кызлар, малайларны матур шигырьләр сөйләп котладык, бүләкләр тапшырдык.

Кичә барышында презентация күрсәтелде. Укытучы апабыз – Айгөл Рибел кызы безгә патриот булу, туган телне һәм илне ярату турында сөйләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Рәхмәт кызы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе баруын искәртеп үтте, безне татар телен камил белергә өндәде.

Бу кичә минем күңелемдә онытылмаслык булып истә калды.

Алия ГӘРӘЕВА, 6В сыйныфы укучысы

Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 778 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: