Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Февраль » 10 » ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТ - ФӘН-ГЫЙЛЕМ ҮЗӘГЕ
18:59
ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТ - ФӘН-ГЫЙЛЕМ ҮЗӘГЕ
    Һәр төбәкнең, һәр шәһәрнең үзенә генә хас,үзенчәлекле, чит җирләргә баргач та горурланып сөйләрлек гыйлем йортлары, истәлекле урыннары була. Яр Чаллыда да андыйлар шактый күп. Ләкин минем шундый белем учакларының берсе – Татарстаныбызның төрле якларыннан килгән балаларга гыйлем орлыклары таратучы, сәнгатькә, спортка тартучы, шәкертләренә фән юлына фатиха бирүче 84 нче лицей-интернат – Гали Акыш исемендәге сәләтле балалар лицее турында сөйлисем килә.
    Әйткәнемчә, безнең белем йортына сәләтле балалар төрле яклардан җыелган. Ә сәләтле балаларны укытыр өчен талантлы укытучылар да, аларны җитәкләрлек гаять белемле, зыялы җитәкче һәм аның тупланган командасы- урынбасарлары булу шарт. Һәм нинди бәхет: лицеебызда болар бар! Гыйлем йортыбызны үз эшен яратып башкаручы зыялы кеше – Закиров Шамил Рәкыйпович җитәкли. Аның янында таянырлык урынбасарлары һәм, армый-талмый, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек белем-тәрбия бирүче укытучылар коллективы тупланган.
      Нинди генә чаралар, нинди генә бәйге, уеннар оештырылмый безнең белем учагында! Кайда гына, нинди генә Республикакүләм, шәһәркүләм чараларда катнашмый безнең балалар! Һәм аларга бар җирдә дә тиешле бәяне бирәләр. Болар турында бер язмада гына сөйләп бетерү дә мөмкин булмастыр...
      Минем максатым – гыйлем учагыбызны фәнгә булган мөнәсәбәте ягыннан күрсәтү. Һәр елда лицеебызда гөрләп фән буенча олимпиадалар уза. Муниципаль, Республикакүләм, Рәсәйкүләм, кайбер фәннәр буенча хәтта халыкара олимпиадаларда да катнашабыз, һәм призлы урыннарга лаек булалар безнең укучылар. Ел дәвамында балалар, җитәкчеләре белән берлектә күңелләренә якын тема сайлап, фәнни эзләнүләралып баралар. Алынган теманы төрле яклап ачыклап, нәтиҗәләр ясыйлар, чагыштыралар, үз фикерләрен әйтә-язалар, чыгыш ясау осталыгы өстендә эшлиләр. Гадәттә,үз эшләренә бәяне лицейкүләм проектларяклаубәйгесендә алалар. Әлбәттә, бу чара укучыларөчен бик файдалы. Бер яктан, хезмәтләре бәяләнсә, икенче яктан, чыгыш ясау осталыклары чарлана, психологик яктану кучылар теләсә кайсы аудитория алдында чыгыш ясарлык дәрәҗәгә ирешәләр. Шуның нәтиҗәсе булып, лицей базасында ел саен "Чакматаш”өстәмә белем бирү үзәге белән берлектә уздырыла торган шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциядә призлы урыннарга ирешәләр һәм үзләренең эшләрен Республикакүләм "Ломоносов укулары”на, "Фән җилкәннәре”нә юллыйлар, лаеклы урыннар яулыйлар. Белем йортыбызда ел саен "Сәләтле” Республикакүләм бәйгесен уздыру күркәм традициягә әйләнде. Бу чарага төрле төбәкләрдән укучылар җыела: Түбән Камадан, Казаннан, Сарманнан, Чүпрәледән, Зәйдән, Чистайдан һәм башка шәһәр, район үзәкләреннән, авыллардан. Кунаклар белән берлектә психологик тренингларда, уен-бәйгеләрдә лицей укучылары да катнаша. Килгән кунак укытучылар һәм лицеебыз укытучылары аерым секциягә берләшеп тәҗрибә уртаклашалар. "Сәләтле” бәйгесеннән укучылар Мәгариф министрлыгы Дипломнары, истәлекле бүләкләр, Яр Чаллы мәгариф идарәсе Мактау кәгазьләре, күтәренке кәеф алып китәләр. Һәр катнашучыга, тәҗрибә уртаклашкан укытучыларга Республикакүләм "Сәләтле” бәйгесендә катнашу турында сертификат тапшырыла.
      Ә быелгы уку елының 3 ноябрендә лицеебызда, нур өстенә нур булып, сөекле шагыйребез Г.Тукайның 125 еллык юбилеена багышлап, "Яшьләр фәнни эзләнүдә” дип аталган Республикакүләм фәнни-гамәли конференция гөрләп узды. Конференциянең максаты булып, фәннең төрле өлкәләре буенча укучыларны эзләнү эшчәнлегенә тартып, аларның иҗади һәм интеллектуаль активлыгын үстерү торды.Читтән торып уздырылу этабына 359 фәнни эш кабул ителде.Чаллы дәүләт педагогия институты (НИСПТР) галимнәре тарафыннан җентекләп тикшерелгәннән соң, 155 эш, II турга үтеп, конференция эшендә катнашуга лаек булды.
      3 нче ноябрь көнне төрле төбәкләрдән: Әгерҗе, Аксубай, Чүпрәле, Спас, Байлар Сабасы, Буа, Түбән Кама, Яр Чаллы мәктәп-гимназияләреннән, Сарман, Бөгелмә, Чистай, Яңа Чишмә, Кукмара, Минзәлә якларыннан кунаклар агылды.
      Барысы 7 секциядә һәм 3 телдә чыгышлар ясалды. Секция җитәкчеләре булып һәм жюри составында галимнәр эшләде.Дәрәҗәле кунак булып фән йортыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Р.К. Зиннәтуллин килде. Ул фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны бәйрәм белән котлады, уңышлар теләде. "Мин Тукайлы татар баласы”, татар филологиясе, рус филологиясе, инглиз филологиясе, математика, информатика, физика секциясе, химия, биология, экология секциясе, тарих һәм дөньякүләм мәдәният, сәламәтлек һәм психология секцияләрендә кызу эш кайнады. Чыгышлар өчен бирелгән 3 сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Укучылар ял иткән арада, жюри әгъзалары өчен урак өсте булды: санадылар, фикерләре белән уртаклаштылар һәм, бердәм фикергә килеп, урыннар билгеләнде. 1,2,3 урыннарга Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары һәм 1 урынга лаек булучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Номинацияләргә лаек булучылар Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе Мактау кәгазьләренә, һәр чыгыш ясаучы сертификатларга ия булдылар.Министрлык Дипломнары Минзәлә, Саба, Кукмара, Әгерҗе, Түбән Кама якларына киттеләр. Ә бер өлешенә Чаллы шәһәренең көчле укучылары ия булды.
      Лицей укучыларыбыз белән дә горурланырлыгыбыз бар. Алар да, күп кенә фәннәр буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына лаек булып, тагын бер тапкыр сәләтле балалар икәнлекләрен расладылар. Конференция эшенең соңгы этабы булып, секция җитәкчеләренең эшнең оештырылу дәрәҗәсе, балаларның темаларны сайлый белүе, аны ача алу , чыгыш ясау осталыклары, эшләрнең фәнни тирәнлекләре турында фикерләрен тыңлау булды.
      Әйтергә кирәк, галимнәр тарафыннан конференция эше югары бәяләнде. Лицей җитәкчелегенә һәм педагогик коллективка Рәхмәт белдерелде. Шундый тирән эчтәлекле, мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияне оештыруда директор урынбасары Сафиуллин И.Т һәм лицей психологы Яруллина Р.Ш. ларның роле зур булды. Алар турында әйтми мөмкин түгел!
      Гомумән әйткәндә, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат коллективы алга карап яши. Үзенең иҗади һәм фәнни потенциалын үстерә-үстерә, уку йортын тәмамлаганда алдына максат куя белеп, аны тормышка ашыру юлларын үзе табарлык, эшлекле белемле укучылар тәрбияли.
 
Шакирова Рузалия Сәгыйтовна, Гали  Акыш исемендәге 84 лицей-интернатның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 1291 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Рузалия Сәгыйть кызы ШАКИРОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: