Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2019 » Октябрь » 19 » ЛИЦЕЙДА "ТАТАРЧА ДИКТАНТ" АКЦИЯСЕ УЗДЫ
15:16
ЛИЦЕЙДА "ТАТАРЧА ДИКТАНТ" АКЦИЯСЕ УЗДЫ

       Җир шарының татарлар яшәгән һәр почмагында бүген "Татарча диктант" белем бирү акциясе үтте. Аның максаты - татар телен белүгә, өйрәнүгә карата кызыксынуны үстерү, телебезне таныту, популярлаштыру.

Матур традициягә әйләнгән әлеге чара безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта да узды.

Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре буенча әзерләнгән диктант текстын Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы - Рәсим Хафизов; композитор, автор-башкаручы Илнур Гомәров; Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Равил Галиев; "Эврика" шәһәр мәдәни үзәге җитәкчесе Ландыш Галиева; җырчы, композитор Гөлназ Закирова; "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты Илшат Әюпов; "Күңел" радиосы дикторы Лилия Закирова; Татарстан Республикасының атказанган артисты, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры актрисасы Миләүшә Имамова, "Мизгел" милли-мәдәни клубы җитәкчесе - Люция Абдуллина укыды.

   

 

 

 

 

 

 

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 45 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: татарчадиктант | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: