Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Сентябрь » 5 » ЛИЦЕЙЛЫЛАР КОДЕКСЫ
21:45
ЛИЦЕЙЛЫЛАР КОДЕКСЫ
Лицей - ул, беренче чиратта – белем алу, шуның белән беррәттән,  гуманизм, профессионализм, игелеклелек принципларына нигезләнгән  яшәү рәвеше. Бу безнең  лицеистлар кодексында ныгытыла:

1. Һәрбер лицеист - белемле,  профессионализм күнекмәләренә ия булган укучы: ул    укуда, фәнни эшчәнлектә  бары тик  югары  күрсәткечләргә  генә омтыла. Тирән белемле  һәм компетентлы булу- аның  төп максатлары.

2. Һәрбер лицеист  -  тәртипле укучы:  ул сәбәпсез дәрес калдырмый, лицейга соңга калмый,  тышкы кыяфәтенә игътибарлы, формадан йөри.

3. Һәрбер лицест- тәрбияле  укучы: укытучыларга, башка хезмәткәрләргә , кунакларга карата хөрмәт белән карый; директор  чыгарган  боерыкларга   буйсына;  укытучылар советының һәм коллективының  әмерләрен,  лицей укучылар үзидарәсенең карарларын үти. Бәхәсләр чыккан очракта, аны Устав принципларына  таянып чишә.

 4. Һәрбер лицеист- тигез хокуклы укучы:  лицей тормышында актив катнаша ала,  укучылар үзидарәсенә сайлый һәм сайлана ала.

5.   Һәрбер лицеист - ихлас  укучы:  үзенең белем йортының данын  барлык җәмәгать урыннарында да яклый, үзен  лаеклы тота;  аның авторитетын үстерүдә  үзеннән өлеш кертергә омтыла.   

6. Һәрбер лицеист – патриот укучы: ул лицей Уставын таный;  эчке үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә буйсына; лицей тарихын белә, аның традицияләренә тугры кала.

7. Һәрбер лицеист - җаваплы укучы:   бина эчендәге  һәм территориядәге чисталык һәм тәртип өчен борчыла.  Ул лицей җиһазларына сак  карый, аның  төзеклеге өчен җавап бирә.

8. Һәрбер лицеист – сәламәт   укучы: ул сәламәт яшәү рәвеше  алып бара, үзенең сәламәтлеге  турында  даими   кайгырта.

9. Һәрбер лицеист - уңышлы укучы:  үзе биргән вәгъдәсенә тугры кала, тәртибе өчен җавап бирә һәм  җәмәгать  эшләрендә актив катнаша.

10. Һәрбер лицест - әдәпле  укучы: үзен барлык урыннарда да килешле  тота, кешеләрне ихтирам итә, ярдәм кулы суза.  Лицейда дуслык һәм аңлашучанлык мәнәсәбәтләре урнаштыруда үзеннән өлеш кертә.

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1015 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: