Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Сентябрь » 29 » МӘСХИАМАЛ АПА ЯЗМЫШЫ
17:46
МӘСХИАМАЛ АПА ЯЗМЫШЫ

      Мәсхиамал апаның апасы Маһи тәүфыйксыз бала булып үсте. Кыз вакытта кияүгә чыкмыйча гына бала тапты да  сеңлесе Мәсхиамалга кайтарып атты.

     Мәсхиамал кызга Вәҗиһә исеме кушты. Ул бөтен тормышын шуңа багышлады. Үзе ашамаса ашамады, иң тәмле ризык – аңа, кеше кимәгән кием – кызга булды. Кыз үсте, яхшы укыды. Институтта укып, башлангыч сыйныф укытучысы белеме алды.

     Бу вакытта Мәсхиамалның апасы Маһи шушы ук авылга кияүгә чыгып гаилә корды. Аларның уллары Данил туды. Тормыш шулай дәвам итте.

     Чын әнисе белән аралашмыйча үскән Вәҗиһә дә икенче авылга кияүгә китте. Күп тә үтмәде, Мәсхиамал, егылып, аягын имгәтте. Ул таякка калды. Тәрбияләгән “әни”се эшләгән, мал-туар асраган вакытта Вәҗиһә дә балалары белән кайтыштырып йөрде. Ә соңрак инде, “әни”нең кирәге калмады. Мәсхиамал апа көчкә-көчкә генә, үзе көче белән салынган зур йортта берүзе калды. Күрше тирәләре, социаль яклау җибәргән караучы ярдәмендә гомер итте. Апасы Маһи да аны бар дип тә белмәде.

     Менә бервакыт Маһи апаның ире Сәедҗан да вафат булды. Хәзер инде ул да улы Данилга кирәкмәс булды. Һәрвакыт дуамал, җиңел уйлый торган Маһи ире вафатыннан соң өен сатты да, син мине карарга тиеш дип, улы гаиләсенә күченде. Килен белән малайда 1-2 ай торды да урамда калды. Хәзер өй дә юк, малайга да кирәкми...

     Дөнья әйләнә дә бер кайта, диләр бит. Маһи сеңлесе Мәсхиамалның аягына кайтып егылды.

     Инде урыныннан тора алмаган Мәсхиамалга бер иптәш, ярдәмче булды үзе. Аның үзенең дә сәламәтлеге чамалы иде инде.

     Озакламый Мәсхиамал да бакыйлыкка күчте. Маһи апа да озак тормады. Менә шуннан соң башланды мәхшәр.

     Вәҗиһә әниләрен күмгәч, өйләрен сатарга булды. Мәсхиамалның гомер буе җыйган байлыгы, юрган-мендәрләре юл өстендәге чүплеккә күчте. Авылдашларының нәфрәтләрен алып (яндырырга да була бит) тузып юл өстендә озак ятты. Кайсыдыр бер игелекле бәндәсе аларны яндырып китте, анысы. Ә иң аянычлысы:  үзе исән вакытта үзе ясатып куйдырган кабер ташы тыкрыктагы чокырда бик озак аунап ятты. Үзен үстергән, тәрбияләгән анага хәтта әзерләп калдырган ташны куярга да кирәк тапмады Вәҗиһә.

     Дөньяның кемнәре генә юк. Мәсхиамал апаның хатасы нәрсәдә булды икән?

         Алия СИБГАТУЛЛИНА, 9А сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 274 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Алия СИБГАТУЛЛИНА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: