Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2017 » Март » 27 » "МЕДИАПОКОРЕНИЕ-2017" ФЕСТИВАЛЕ БАШЛАНЫРГА 1 КӨН КАЛДЫ
15:17
"МЕДИАПОКОРЕНИЕ-2017" ФЕСТИВАЛЕ БАШЛАНЫРГА 1 КӨН КАЛДЫ

        28 март көнне КФУның Инжиниринг үзәгендә илкүләм “Медиапокорение -2017” фестивале узачак. Быел фестивальдә катнашырга теләк белдереп, 11 номинациягә 217 гариза килгән.

Татарстаныбызның Актаныш, Мамадыш, Яшел Үзән, Лаеш, Арча, Баулы, Азнакай, Зәй, Чистай, Алабуга, Минзәлә, Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы кебек район-шәһәрләреннән, шулай ук Сочи, Новосибирск, Екатеринбург, Пенза, Санкт-Петербург, Воронеж, Тамбов, Ростов-Дон, Сарытау, Чиләбе, Свердлау кебек чит төбәкләрдән гаризалар кабул ителгән. Катнашучыларның географиясе киңлеге фестивальнең дәрәҗәсен билгели.

Гаризаларның иң күбе - 41 -  "Спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында иң яхшы язма" номинациясенә кабул ителгән. Ә иң азы исә - 4 гариза - "Студентлар өчен чыгучы иң яхшы газета" номинациясенә.

Калган номинацияләрдә түбәндәгечә:

"Иң яхшы мәктәп газетасы" номинациясенә - 23;

"Иң яхшы сайт" - 9;

"Фестиваль ачышы" - 28;

"Россиядә экология елына багышланган иң яхшы материал" - 28;

"Иң яхшы телетапшыру" - 36;

"Балалар өчен чыгучы иң яхшы басма" - 10;

"Иң яхшы дизайн" - 16;

"Иң яхшы радиотапшыру" - 10;

"Социаль челтәрдә үз төркемеңне таныту" - 12.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләү белән бергә катнашучылар - яшь журналистлар -  өчен төрле мастер-класслар, квест-уеннар оештыру, ә түгәрәк җитәкчеләре өчен вебинар үткәрү каралган.

 

 

      

 

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 311 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: #медиапокорение-2017 | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 1
1 Samat   (27.03.2017 16:49)
Катнашучы һәркемгә уңышлар телим!

Исеме *:
Emailы:
Код *: