Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Март » 13 » МИЛЛӘТЕМНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ - БЕЗНЕҢ КУЛЛАРДА
09:04
МИЛЛӘТЕМНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ - БЕЗНЕҢ КУЛЛАРДА

Милләтемнең киләчәге – безнең кулларда. Моны һәр кеше дә аңларга тиеш. Чөнки без үзебезнең телебездә сөйләшмәсәк, аны өйрәнмәсәк, белмәсәк, традицияләребезне үтәмәсәк, ул тарихтан юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, милләтебез юкка чыкмасын өчен, без үскәч, үзебезнең балаларыбызга да телебезне өйрәтергә тиеш булабыз. Бу һәр кешенең изге бурычы булып тора.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. “Туган” сүзе  тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: “туган ана”, “туган ил” һәм “туган тел”. Бу төшенчәләр өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле.

Туган тел турындагы фикерләремне дәлилләп, шагыйрь И.Гыйләҗев сүзләрен китерәм:

Ул булганда адашмабыз –

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен – Туган телне.

Минем телем – татар теле, чынлап та, бик матур тел. Ул минем өчен әти-әнием кебек якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурланып, аның кадерен белә.

 

Марсель ӘШРӘФУЛЛИН,

Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 6 «Б» сыйныфы

 

 

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 934 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: