Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Май » 6 » МИН СПОРТСМЕН БУЛЫП ТУДЫМ
23:54
МИН СПОРТСМЕН БУЛЫП ТУДЫМ

Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8 В сыйныфы укучысы Галиева Алия белән спорт турында кыскача әңгәмә оештырдык.

  • Алия, спорт тормышыңда нинди урын алып тора?

Әлбәттә, спорт барыннан да өстен, ул яшәвемнең мәгънәсе. Профессиональ рәвештә кул көрәше белән шөгыльләнәм. Ә буш вакытымны, авылга кайткач, дусларым белән футбол уйнап, велосипедта йөреп үткәрәм. Кышын исә әти белән чаңгыда йөрибез.

  • Ә спорт белән кызыксынуыңа кем нигез салды?

Әни дип уйлыйм. Ул яшьлегеннән алып, бүгенге көнгә кадәр спорт белән яши. Мәсәлән, милли бәйрәмебез – Сабантуйларда һәрчак кул көрәшендә катнашып, I урын яулый.

  • Спортка һәрчак җитди карашта булдыңмы яисә сәламәт яшәү образы алып барырга гына омтыласыңмы?

Элек сәламәт яшәү образы гына алып барырга тырышсам, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында белем ала башлагач, профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнә башладым. Ягъни уку елы дәверендә кул көрәше буенча ярышларга әзерләнеп, аларда призлы урыннар яулыйм. Соңгы уңыш-нәтиҗәм – шәһәркүләм ярышта I дәрәҗә диплом. Бу үрләргә этәрүче – физкультура укытучысы Мусина Гөлназ апа Тагировна. 

  • Ә киләчәктә тормышыңны спорт белән бәйле күрәсеңме?

Спортта да һәм башка өлкәдә дә үземне сынап карарга телим.

  • Сиңа калса, бүгенге көндә яшьләр спорт белән кызыксынамы?

Кызганыч, күпләрне спорт кызыксындырмый. Яшьләр арасында вакытларын компьютер, телефон белән мавыгып үткәрүчеләр бик күп.

  • Универсиада, олимпиада ише спорт уеннарыңа карашың нинди?

Олимпиадаларга да, универсиадаларга да  уңай карашата, бу елны бик яратып карадым.

  • Бу уеннарның оешуында үз ролеңне кертәсең киләме?

Аларны күзәтүдән ләззәт алам . Телевизор аша гына түгел, җанатар йөзендә, хыялымны чынга ашырып, үз күзләрем белән уен барышын реаль вакытта күзәтергә телим.

  • Алия, ә кул көрәшендә синнән киләчәктә нинди нәтиҗәләр көтәргә була?

Алдан кычкырып булмый дигәндәй, артык сүз әйтә алмыйм, ләкин көчемнән килгән кадәр, Аллаһ теләсә, белем алучы лицеем, туган төбәгем, респуликам данын яклармын.

  • Үз яшьтәшләреңә, олы яшьтәге барча сәламәт яшәү образы алып баручыларга нинди теләкләрең бар?

Киләчәктә дә тормышлары спорт белән үрелеп барсын.

Әдилә ГАЛИМОВА, 11 нче сыйныф укучысы

 

 

 

Сәхифә: Спорт - сәламәтлек | Карап алулар: 1097 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: