Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Мин татарча сөйләшәм
      Без, бер төркем лицеистлар, җәмәгать урыннарында "Мин татарча сөйләшәм" акциясен уздырдык. Узып баручы кешеләргә "Илһам" газетасының махсус чыгарылышын тараттык,
     "Мин татарча сөйләшәм" логотибы төшкән күкрәк билгеләрен (значок) тапшырдык. Өлкәннәрне, яшьләрне матур итеп туган телебездә сөйләшергә өндәдек.
 
Айсылу КАМАЛОВА, 8А сыйныфы укучысы
    
Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 1485 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.04.2014 | Фикерләр (0)

 

       Лицей-интернатта төрле татар зыялылары белән түгәрәк өстәлләр уздыру - гадәти күренеш, ләкин һәр  очрашу безнең күңелләрдә  үзенең  лаеклы урынын ала. Бүгенге көнебез дә шундый  чара белән тулыландырылды : лицейга  танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим килде. Аның безгә беренче генә  килүе түгел, әмма һәр очрашу үзенчәлекле үтә. Бу юлы   ул безнең белән  үзенең яшь чаклары,   мәңгелек  тема- мәхәббәт, батырлык  турында  әңгәмә корды. Бик  кызыклы һәм мавыктыргыч булды  бу  очрашу!

“Әти-әниеңә рәхмәтле булу,  Ана телен хөрмәт итү, аны яхшы дәрәҗәдә белү  -  патриотлыкның иң югары ноктасы, ”-диде ул. “Мәхәббәтнең кадерен белегез, ул үз вакыты белән очып керер, ”- шушы сүзләре минем күңелемдә уз урынын алды.  

     Үскән саен син гомереңнең кая акканын аңлый башлыйсың, өлкән кешеләргә хөрмәт белән карыйсың, аларның фикерләрен, киңәшләрен кабул итәсең икән. Минем дә  Айдар абыйга биргән барлык киңәшләре өчен ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 1138 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.04.2014 | Фикерләр (0)

     Язның беренче бәйрәме  - 8 нче март Халыкара хатын-кыз көне. Март аеның кояшы да якты һәм җылы. Шуңадыр безнең гүзәл затларыбыз да дөньяга яктылык һәм җылы өләшүчеләрдер. Әниләр, дәү  әниләр, апалар, сеңелләр, сыйныфташ кызлар  – алар барысы  да бу назлы бәйрәмне көтеп алалар.

    Безнең дә Гали Акыш лицеенда шаулап-гөрләп язгы бәйрәмне каршыладылар. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында 9 “Б”  сыйныфы бигрәк тә эчтәлекле һәм оригиналь  яз бәйрәме – сыйныф сәгате уздырды. Иң элек сыйныфташ кызларның исемнәрен барладык. Шуннан башланды да инде искиткеч могҗиза. Һәрбер кызның  исеме нәрсәне аңлата, аның холкы нинди, яраткан ризыгы, шөгыле,  хәтта киләчәккә карашларын да белдек! Ничек дисезме? Төрле йолдызнамәләр, исем аңлатмалары һәм башка  чыганаклардан бик заманча файдалана белгәнгә ул!

    Иң матур, бергә укыган гүзәлләрне яз билгесе – чәчәк бәйләмнәре белән җылы котлау  да  булды. Чын күңелдән, матурлык тудыручылар бит алар! Хатын –кызны хөрмәтләү гаиләдән башланса, мәктәптә инде  бер-береңә игътибарлы  булу, дустанә мөнәсәбәт ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 1018 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 06.03.2014 | Фикерләр (0)

     Безнең 11А сыйныфында 26 нчы февраль көнне "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында сыйныф сәгате узды. Ул "Кышны озату бәйрәме" дип аталды. Чыннан да, без бу бәйрәмне матур уздырдык. Барыбыз да табынга тәмле коймаклар, баллы ризыклар алып килдек һәм укытучылар белән бергәләшеп чәй эчтек. Нәүруз һәм Масленница бәйрәмнәренең үзенчәлекләре турында белдек. Сыйныфташларым төрле халыкларда ничек кышны озатканны һәм нинди йолалар барлыгын  сөйләде. Табыныбыз җырлы-моңлы булды. Кечкенә чакта өйрәнгән "Яз җитә" җырын искә төшердек. Бәйрәмебез бик җылы һәм матур узды. Укытучылар белән рәхәтләнеп күңел ачтык. Барыбызга да бу бәйрәм бик ошады.

Алина ГАВРИЛОВА, 11 А сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 895 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.02.2014 | Фикерләр (0)

     Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Бу   – батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез без мул, тыныч тормышта яшәсен өчен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Бүген безнең 6 нчы “в” сыйныфында шул бәйрәмгә багышланган кичә үтте.

Бу кичәдә бик күңелле иде. Малайларга төрле-төрле кызык уеннар уйнаттылар. Спорт уеннары да үтте: өстәл астыннан йөрү, чаңгыда ярышу, ату уены, кадак кагу, шар шартлату. Егетләребез зирәклектә һәм тапкырлыкта да көч сынаштылар: полководецларны сайлау, мәкальләр ярышы. Малайлар уеннарда сынатмадылар: үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Алар киләчәктә ышанычлы Ватан сакчылары булыр дип уйлыйм. Без, кызлар, малайларны матур шигырьләр сөйләп котладык, бүләкләр тапшырдык.

Кичә барышында презентация күрсәтелде. Укытучы апабыз – Айгөл Рибел кызы безгә патриот булу, туган телне һәм илне ярату турында сөйләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Рәхмәт кызы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе баруын искәртеп үтте, безне татар телен камил белергә өндәде.

Бу кичә минем күңелемдә онытылмаслык булып ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 787 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.02.2014 | Фикерләр (0)