Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Май » 20 » НИНДИ КИЕМ КИЯРГӘ?
01:16
НИНДИ КИЕМ КИЯРГӘ?
                                                                      Без, кызлар, үзенчәлекле халык. Кечкенәдән үк көзге каршында матур күлмәкләр киеп бөтерелергә, гомумән, бераз үзебезне күрсәтеп, кыланып алырга яратабыз.
   Халыкта "Киеменә карап каршы ал, акылына карап озат" дигән гыйбарә яши. Ләкин, кызганыч, күп очракта без кешенең күзләренә, күңеленә түгел, ә киеменә карыйбыз hәм үзебез дә сизмәстән, соңгы мода панцирга төрелгән кием астында үзебезнең чын йөзебезне югалтабыз.
          Әйе, милли йөзебезне чагылдырган киемнәр юкка чыга бара. Вакыты белән без яхшы әйбергә тиешле бәяне дә бирмибез, ахрысы. Гади, гәүдәгә килешле булган киемнәрне читкә алып куеп, очраклы дизайнерлар "тудырган", соңгы мода белән тегелгән киемнәргә өстенлек бирәбез. Чөнки безнең белән замана hәм мода идарә итә. Мода ул үзгәрә, гел яңарып тора.
          hәрбер кеше модада үзе өчен тиешле урталыкны табарга тиеш. Зәвык белән матур итеп киенүне мин сәнгатькә тиңләр идем. hәр егет hәм кыз модага иярәм дип, үзенең йөзен югалтмасын. Әгәр кешенең үз фикере булмаса hәм ул сукырларча кемгәдер охшарга теләп яки, киресенчә, башкалардан аерылып тору өчен генә киенә икән, мондый кеше кызганыч  hәм көлке күренә. Минем уйлавымча, бу кешегә мода корбанына әйләнү куркынычы яный.
        Мин кабаттан көзге каршына киләм. hәм үземә ошаган образны тудырырга тырышам. Минемчә, миңа әз генә модадан калышырга кирәктер. Нәрсә әйтсәң дә, кеше турындп беренче фикер аның ничек киенүенә карап туа, ә зәвык белән киенү кешенең тәрбиялелек дәрәҗәсен күрсәтә бит.
 
                                          Сөмбел МИННӘХМӘТОВА, 8В сыйныфы укучысы
 
 
 
 
Сәхифә: Көзге каршында | Карап алулар: 2111 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Сөмбел МИННӘХМӘТОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: