Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2015 » Апрель » 20 » ГАЙБӘТМЕ, ДӘГЪВӘТМЕ?
14:40
ГАЙБӘТМЕ, ДӘГЪВӘТМЕ?
       Язмаларымда дин темасын күтәрергә яратмыйм. Тик “мин мөселман, христиан” дип, башкалардан көлүче, урынлы-урынсыз кисәтү ясаучы яисә югары иманын тасвирларга теләп, үзе дә шәригать канунын бозучылар саны  арту кулга каләм алырга мәҗбүр итә. 
       Казанның “Париж коммунасы” урамы күңелемә якын. Адым саен хәләл кафелар,  Ислам дине кирәк-яраклары сатуда булган кибетләр... 
          Мин үзем Ислам дине кануннары буенча яшәргә омтылам. Һәр канунны тиешле дәрәҗәдә үти алмасам да, мөмкин кадәр тырышам. Мисал өчен, коеп яңгыр яуган көннәрдә озын итәк кию - минем өчен әлегә авыр. Шул сәбәпле  чалбар һәм тезгә яисә тез өстенә кадәрге  туника, куртка киям.  

          Карлы-яңгыр ява. Укудан кайтып килүем. Кирәк-ярар сатып алу нияте белән сәүдә үзәгенә кердем. Икенче катка менеп барам. Рәт-рәт кибетләр, төрледән-төрле товар. Җаның ни тели - бар да бар. Иң беренче сәүдә ноктасына тукталдым.

         “Мөселман кешесенә чалбар кию бер дә килешми инде! Ничек ямьсез! Менә мин дингә килгәнгә кадәр чалбарлар кияргә яратсам да, Ислам динен кабул итү белән озын итәк кенә кия башладым! Башында яулык, ә үзе чалбар кигән! Бер дә матур түгел инде!"

         Әллә инде колагыма ишетеләме дип, башымны күтәрдем. Карасам, үземнән 5-6 метр  ераклыкта гына ике мөселман кызы минем турында сүз алып бара икән. Мин әйтәм, мөгаен, дәгъват буларак, хәзер, ихтимал, алар миңа мөрәҗәгать итәрләр. Тик дәшүче дә, ым кагучы да булмады! Бары бу “мавыктыргыч” һәм бик зур “файдага” ия әңгәмә дәвам гына итте.

        "Әйе шул, бер дә килешми! Матур хәл түгел инде! Үзе яулык кигән...” дип, әңгәмәдәшенең фикерен раслый килде икенче кыз. Әлеге сүзләрне ишеткәннән соң бераз читен булып китте. Тез өстеннән булган ак курткам да, оялды, ахрысы, кызарды!  Ул да, тырыша-тырмаша идәнгә таба сузылды. Тик юк инде, булмый гына бит идәнгә кадәр җитеп!

        Фикерем чуалды. “Нәрсә булды бу” дип уйлап куйдым. Дәгъвәтме, гайбәтме?? Гәрчә Иманың көчлерәк булсын дип, миңа киңәш-табыш бирделәр, ахрысы. Яисә 2 минут элек кенә мөлаем елмаеп, сәлам биргән кардәшләремнең  өс-башымны тикшереп, үзара мине әрләүләре булдымы бу?

         Чыннан да, ни булды бу? Гайбәтме? Дәгъвәтме?

                                         Әдилә ГАЛИМОВА, КФУның 1 нче курс студенты

 

 
 
 
 
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 556 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: