Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Февраль » 13 » РӘХӘТ БУЛЫП КИТТЕ
21:12
РӘХӘТ БУЛЫП КИТТЕ

 

    Ял көне иде. Өйдә берүзем. Әти-әни кушып калдырган эшләрне башкаргач, бераз ятып торырга уйладым.

    Кинәт колагыма ниндидер чинаган тавыш ишетелде. Тәрәзәгә карасам, подъезд ишеге төбендә көчек утыра. Салкыннан куырылып бөрешкән, үзе калтырый. Мин аны бик кызгандым. Өстемә тиз генә киеп, көчек янына чыктым. “Кайсыдыр рәхимсезе куеп киткән инде аны”, - дип уйладым. Көчекне җылыга, подъездга керттем. Фатирдан ипи, сөт алып чыгып, аны ашаттым. Тамагы туйгач, җылынгач, көчләр җыйгач, көчек миңа “рәхмәтләр укыды”: “һау-һау” дип, берничә тапкыр өреп, минем белән уйнады.

      Күңелгә рәхәт һәм җиңел булып китте.

Дмитрий КУЗНЕЦОВ,
8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы.

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 403 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: