Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 18 » РИЗА ФӘХРЕТДИН ӘЙТКӘННӘР
21:29
РИЗА ФӘХРЕТДИН ӘЙТКӘННӘР
  • Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.
  • Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру.
  • Өмете беткән кешенең өмете - үлем генә.
  • Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз.
  • Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка карганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.
  • Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешесе - үзенең дуслары. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез.
  • Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез.
Сәхифә: Сүз тәме | Карап алулар: 2190 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: