Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Сентябрь » 26 » СӘЯХӘТЧЕ КАР БӨРТЕГЕ
08:32
СӘЯХӘТЧЕ КАР БӨРТЕГЕ

      Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бик матур, зур һәм шаян кар бөртеге. Ул гел кыш була торган якларда яшәгән. Кар бөртеге бертуктаусыз шаярырга, уйнарга яраткан, гел төрле маҗаралар эзләгән. Бервакыт дусты аңа җылы яклар турында сөйләгән. “Эх, дустым, син дөньяда нинди рәхәт җирләр барын белмисең! Анда диңгез, ком, кояш кыздыра. Менә шунда бер барып чыксаң иде”, - дигән. “Ә без анда ничек барып чыгарбыз соң?” – дип сораган Кар бөртеге дустыннан.

Аларның бу сүзләрен Җил агай ишетеп алган һәм аларны үзе белән бөтереп алып киткән. Ул бераз шаяртырмын да аларны җиргә төшереп калдырырмын дип уйлаган. Ләкин юлда Җил Давыл дустын очраткан һәм кар бөртекләре турында бөтенләй оныткан. Шулай итеп, бу кар бөртекләре, бөтерелә-бөтерелә, җылы якларга таба очып киткәннәр. Менә алар үзләренең хыялларында йөрткән җылы якларга килеп җиткәннәр. Кояш нурларында эреп, безнең матур кар бөртекләребез, яңгыр тамчылары булып, диңгезгә кушылганнар. Диңгезгә баргач, игътибар белән карагыз әле, бәлки сез аларны күрерсез дә.

Марсель ӘШРӘФУЛЛИН, 9Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

 

Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 380 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Марсель ӘШРӘФУЛЛИН | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: