Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Апрель » 28 » СӘЛӘТЛЕ-2013
09:11
СӘЛӘТЛЕ-2013
         27 нче апрель көнне бездә быел алтынчы тапкыр  республикакүләм "Сәләтле" интеллектуаль бәйгесе үтте. Бәйгедә 4-7 нче сыйныф укучылары арасыннан республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан 300  укучы катнашты.  
      Бәйгедә катнашу өчен укучылар интернет аша гариза биреп теркәлделәр. 
      Бәйге гуманитар фәннәр (татар теле, рус теле, инглиз теле) һәм төгәл вә математик фәннәр (биология, география, математика) юнәлешендә үтте. Беренче турда иң күп балл җыйган укучылар финалга чыгып, биремнәр үтәделәр.
     Бәйгедә катнашкан һәр укучыга катнашучы шахитнамәсе, финалга чыккан укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 879 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: