Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Сүз тәме
      Туган тел... Күпме матурлык, сихрилек, күпме мәгънә салынган бу гади генә сүзләргә. Туган телем, татар телем! Син бит мине үстердең, тәрбияләдең. Юкка гына сине "анам сөйләп торган тел” дип атамаганнар. Татар телем! Нинди бөек син! Синең алда горур каһарманнар да баш иядер. Син шундый кадерле, изге бер хис.
     Туган тел - гөлләр бакчасындагы иң матуры, хуш ислеседер, мөгаен. Ләкин бу чәчәкне юкка чыгаручылар, тамырыннан өзеп ташларга теләүчеләр дә булды. Шулай да кешеләр күңелендәге туган тел- татар теленә карата булган мәхәббәт, хөрмәт бу гүзәл гөлне исән калдырды. Ләкин хәзерге көннәрдә татар теле гөленә шиңү куркынычы яный. Моңа яшь буынның безнең телебезгә битараф булуы төп сәбәп. Әлбәттә,  татар телен саклап калырга тырышкан әдипләребез булган, һәм алар хәзер дә бар. Шуларның иң күренеклесе, минемчә, Габдулла Тукай булган.
      Балачактан ук аның кем икәнлеген белеп үссәм дә, быел Г. Тукайның биографиясе белән тагын бер кат танышкач, аның шигырьләренә, чыннан да, зурлар күзе белән карагач, мин аның тормышын, хисләрен, уй- кичерешләрен, борчуларын аңладым. Г Тукайның күп кенә иҗатында туган илгә, туган телгә булган мәхәббәте күренә.
      Туган телем - Тукай теле булганга, үземнең татар м ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Сүз тәме | Карап алулар: 1099 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.06.2012 | Фикерләр (0)

                                                                     И туган тел, и матур тел!
                                                        Әткәм- әкәмнең теле.
                                                        Дөньяда күп нәрсә белдем,
                            & ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Сүз тәме | Карап алулар: 1715 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.01.2012 | Фикерләр (0)

  • Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.
  • Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру.
  • Өмете беткән кешенең өмете - үлем генә.
  • Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз.
  • Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка карганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.
  • Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешесе - үзенең дуслары. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез.
  • Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман к ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Сүз тәме | Карап алулар: 2169 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.11.2011 | Фикерләр (0)