Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Декабрь » 1 » СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ
01:34
СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ
      Борын-борын заманда, әле син карт булганда, яшәгән, ди,булган, ди, бер кеше. Ул кешенең исеме Сүз булган һәм аның Төркем дигән песие булган, ди. У вакытта әле кешеләр сөйләшә белмәгәннәр, алар кул хәрәкәтләре белән сөйләшкәннәр. Көннәрдән бер көнне бу кеше агач башына менгән дә шунда утыра икән. Шулвакыт урман эченнән бер кеше узып бара икән. Агач башындагы кешене күргәч, моннан:
      - Син анда нишлисен? – дип сораган.
      Теге моңа аңлашылмый торган телдә:
       - Сүзләр җыям, - дигән.
      Бу моны аңламагач:
      - Нәрсә-нәрсә? – дип сораган.
      Сүз аңа тагын: - Сүзләр җыям, ишетмисеңмени, сүзләр, - дигән.
      Теге кеше, Сүзне аңламагач, шул агачның башына менгән дә авызын ачып карап тора икән. Шуннан моның авызына сүзләр керә башлаган. Һәм Сүз аннан:
      - Нәрсә авызыңны ачтың? – дип сораган.
      Ә теге: - Монда шундый матур! .. – дигән дә туктап калган.
      Сүз моннан: - Ник туктадың? – дип сораган. Теге кеше үзенең исемен белмәгәнен исенә төшергән дә:
     - Минем бит исемем юк, - дигән.
     Сүз: - Әйдә икәү бергә сиңа исем табыйк, - дигән.
     Теге кеше: - Миңа исем дигән сүз бик ошый, - дигән. Һәм аңа шундый исем кушканнар.
     Шуннан болар янына тагын бер кеше менгән, һәм аның белән дә шундый ук хәл кабатланган. Ә инде: - Ул нишли, нишләде һәм нишләячәк? – дип сорагач, аңа Фигыль дигән исем кушканнар. Алар янына тагын бер кеше менгән. Аңа Сыйфат дигән исем кушканнар. Һәм алар янына тагын берничә кеше менгән, аларга инде башка сүз төркемнәренең исемнәрен биргәннәр. Һәм менә шулай Сүз Төркемнәре килеп чыккан.
                      
                      Сәрия МӘРДӘНОВА, 5 Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 1468 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Сәрия МӘРДӘНОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: