Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Июль » 5 » САГЫНАСЫҢДЫР БӘЛКИ...
16:21
САГЫНАСЫҢДЫР БӘЛКИ...
 
Яшьлек юлым синең белән
Үтте бик тиз арада.
Барлык хисләр дә, ахрысы,
Калды сабый балада.
Мине озат киләчәккә.
Кайтмасмын инде бүтән,
"Яшьлек ярым кайтсын!” – диеп,
Ялварсаң да син күктән.
Сагынырмын. Мин яшермим,
Синең зәңгәр күзләрне.
Чын күңелдән миңа әйткән
Синең назлы сүзләрне.
Хәзер инде син еракта,
Сагынасыңдыр бәлки.
Минем горур җаным да бит
Сагынуын белдерми.
 
               Әдилә ГАЛИМОВА, 10 А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 919 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Әдилә ГАЛИМОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: