Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Декабрь » 31 » ШӘХЕС
00:43
ШӘХЕС
    Айдар Хәлимнең китаплары, мәкаләләре белән күптән танышып килсәм дә, аның белән беренче тапкыр якыннан утырып сөйләшүем, кызы Кадриянең лицейга укырга килүе белән бәйле булды. Очрашу вакытында аның кызыклы әңгәмәдәш, тормышның төрле сынауларын үткән шәхес hәм, ниhаять, яраткан әти кеше булуын күрдем. Сөйләшү вакытында Айдар абый бүгенге тәрбиянең әhәмиятлелегенә басым ясап, үз ягыннан ярдәмен тәкъдим итте. Шул вакыттан безнең даими хезмәттәшлек башланып китте.
    Бераздан Айдар Хәлим үз тәкъдиме белән балалар өчен берничә сыйныфтан тыш чара үткәрде. Әйтик, музыка дәресе буенча үткәрелгән дәрестән тыш чарасын мин үзем дә карадым. Айдар абыйның матур итеп гармунда моңлы көй башкарганы әле дә балаларның күңелендә саклана дип уйлыйм. Чара дәвамында ул балаларга музыканы үзе ничек тойганын, ничек аңлаганын сөйләде, төрле кызыклы фактлар белән таныштырды.
    Соңрак лицейда ел саен  үткәрелгән "Әтиләр конференция"сендә укучыларның әтиләре өчен туган тел, әхлакны саклау мәсьәләләренә багышланган лекция белән чыгыш ясады. Бик мәгънәле hәм эчтәлекле очрашу булды ул. Шулай ук Айдар абыйның әсәре буенча куелган "Өч аяклы ат" нәфис фильмын карау укучыларны, хезмәткәрләрне - барыбызны да тагын бер мәртәбә кешелек кыйммәтләре, тормыш фәлсәфәсе турында уйландырды.
    Лицей тарафыннан Айдар Хәлим "Лидер" проекты кысаларында "Лидер Ата" дип аталган значек hәм быелгы уку елында булдырылган "Иң ярдәмчел гаилә" проекты кысаларында лицейның мактаулы шарфы белән бүләкләнде.
    Айдар Хәлим - күпкырлы, киң карашлы шәхес. Ул милли классик элитаның бер вәкиле.
    Юбилее уңаеннан Айдар абыйга лицей коллективы исеменнән бүгенгедәй талантлы, батыр, нык рухлы, шул ук вакытта югары зәвыклы, миhербанлы Кеше булып калуын телим.
 
           Шамил Ракыйп улы ЗАКИРОВ, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1187 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Шамил ЗАКИРОВ | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: