Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Гыйнвар » 19 » ШИГЫРЬ СЕРЕ
23:24
ШИГЫРЬ СЕРЕ
       
,,Айдар Хәлим –кем?” – дисәгез,
Аңлатам читкә китми...
Шагыйрь дә ул, прозаик та.
Тәнкыйтьне дә чит итми.
 
Айдар абый булган бит ул!
Өлгерә ул һәр эшкә.
Шигырь серен аңлатты ул
Шулай безгә дәрестә...
 
Шигырь ямен, гүзәллеген
Күрегез күзләр белән,
Сүзләренең тәмен татып,
Аңлагыз йөрәк белән.
 
Күңелеңнең кыңгыравын
Чыңлатса әгәр шигырь...
Ишет син аны: аһәңен,
Моңын той, аның көен...
 
... Шигырьләре - сихри сандык сыман,
Һәрбер юлы серле, хикмәтле.
Сүзләрендә тирән мәгънә аның
Энҗе бөртегедәй кыйммәтле.
 
                             Ландыш СӘЛАХОВА, 8Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1587 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Ландыш СӘЛАХОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: