Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Октябрь » 2 » ШОМАЙ ИСЕМЛЕ МАЛАЙ
10:02
ШОМАЙ ИСЕМЛЕ МАЛАЙ
       Борын-борын заманда,

       Яр Чаллы шәһәрендә,

       Яшәгән, ди, бер малай

       Аның исеме – Шомай.

       Өй эшләрен белмәгән,

       Беләсе дә килмәгән.

      Дуслары да булмаган,

      Менә шулай ул торган.

Бер көнне өйгә кайткач,

Ашарына тапмагач,

Пешерергә тотынды,

Тик тапмады шул онны.

Оклауны да тапмаган,

Кәстрюльне дә тапмаган.

Коймак ашыйсы килсә дә,

Аның эше уңмаган.

Бер көн ач торган, ике көн,

Менә китте өченчесе,

Түзмәде безнең Шомай –

Акылдан яза бугай.

Бер көнне күрә ул төш.

Тылсымчы килгән, имеш,

Һәм әйтте аңа: “Шомай,

Ачтан үләсең болай!

Ялкаулык – начар гадәт,

Беркемгә бирми сәләт.

Син әйдә, егет, тырыш,

Алдыңда синең тормыш”

Уянып китте Шомай...

Үзгәрде безнең малай!

Оклаулар да табылды,

Табалар да юылды.

Менә чыкты коймак исе,

Ә мичтә –  тавык исе,

Бәрәңгесе дә бик тәмле,

Өйләре дә бик ямьле.

Тырышты безнең Шомай!

Ялкаулык качты бугай.

Хәзер безнең малайның

Тормышы гел дә уңай.


Хафизә ЗАКИРОВА, 9Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 314 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Хафизә ЗАКИРОВА | Рейтинг буенча: 5.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: